Материалы

Күңелләрне сафландыра моңлы азан тавышлары

последние и лучшие новости искусства в мире

40-912нче сентябрь көнне авылыбызда Корбан бәйрәме үтте. Моңлы, матур азан тавышына карты-яше мәчеткә юл алдылар. Корбан бәйрәме – ислам дөньясында иң олы, мөбарәк бәйрәмнәренең берсе. Безнең теләк - бу зур бәйрәм һәрберебезнең күңеленә иман нуры өстәсә иде. Быел да, традиция буларак, мәктәп укучылары да гает ашына килделәр. Бәйрәм намазын укылганнан соң, 9 сыйныф укучысы Әкрам Риганов, 6 сыйныфта укый торган йолдызчыкларыбыз - Лилия Дюжакова, Азалия Ибраһимова, Алинә Ташбулатова матур итеп Шакирҗан абый Ибраһимовның, Галия апа Абайдуллинаның шигырләрен сөйләделәр. Мәчеткә керү үзе бер бәйрәм. Ак яулыклы газиз әниләр–әбиләр йөзеннән сафлык, пакьлек, изгелек нурлары бөркелә. Бөтен гомерләрен балалар тәрбияләүгә багышлаганнар, аларны зур тормыш юлына озатканнар.

Авылыбызның иң өлкәннәре - Алия апа Ташбулатова, Адилә апа Ваһапова, Нәсифә апа Ташбулатова, Сәкинә апа Әйтбакова. Ял көннәре, бәйрәм житте исә, ак әбиләр сөекле бала-оныкларын үз канатлары астына җыялар, тәмле ризыклар белән сыйлыйлар. Аннары изге догаларын укып, яхшы теләкләрен тели-тели озатып калалар. Хатын-кызлар бәйрәм табынына тәмле ризыклар китергәннәр. Менә шулай итеп Корбанның мәгънәсен, бөеклеген ашларга чакырып аңлатыйк. Рәхмәт сүзләрен Күчем Нәҗип улы Гайсинга белдерәсебез килә. Яшь буынны гает ашларына чакырып, гореф-гадәтләрне, телебезне, динебезне яклап, һәрберебезгә үрнәк булып тора.

Лилия ЛАТЫЙПОВА, Тубыл районы, Күкрәнде авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума