Материалы

Халыкның иҗат мәҗмугасы

последние и лучшие новости искусства в мире

(Дәвамы. Башы 40нчы санда).

Яр буенда мал чалып, халыкның ашау-эчүе белән яңгыр, уңышлы ел теләве, озын, салкын кышны чыгуга шөкрана кылу, кош-корт, мал-туар җанварларга охшатып җырлау, аларны чакырулар Себер төркиләре - хакас, тува, алтай һ.б. иҗатына хас. «Аналогларын борынгы рун язмаларында, Мәхмүт Кашгарый сүзлегендә табабыз» (19 б.) «Туй йолаларына килгәндә, алар шактый тотрыклы һәм фольклор, сүз, музыка сәнгате, уен коралларын саклауга да ярдәм иткән гамәл» (20 б). Мифлар, ышанулар «гомумтөрки йолалар буларак уртак генетик тамырга ишарә». «Агыт кызы Әлминур Патршина» язмалары, бигрәк тә бәетләр («Талымхан бәете», «Сәрбичамал һәм Пус егет», «Туган тел турында мөнәҗәтләр») һ.б. кайбер үрнәкләр Себердә туса да, халык иҗаты җәүһәрләрендә Казан татарлары, мишәр фольклоры белән уртаклык сизелә. Әйтик, «Суга баткан Гайшә бәете» барлык җыентыкларга да кертелә. Профессор Ф.Юсупов төзегән «Себер татарлары. Рухи мәдәният җәүһәрләре» (2014) китабында да «...Гайшә бәете» лаеклы урын алган. Гайшәне үзенә йоткан суның Иделме, Иртеш йә Мишәме икәнен генә һичкем әйтә алмый.

Л.Хәбибуллина шул төбәктә яшәп, иҗат белән рухланган язучыларны да күтәрә. Тәнкыйть игътибарыннан читтәрәк калган З.Акбүләков, С.Сәгыйтов, И.Махиянов, Б.Нәүрүзов, С.Хәбиб, Х.Корманның hәpкайсы турында белешмә китерелә һәм әсәрләренә бәя бирелә. Китап методик яктан да яхшы уйланылган. Күзәтү ясалган шигырьләрдән соң биремнәр, сораулар куела. Р.Зәнкиева иҗатына, «Әбием сабаклары» шигыренә әхлакый бәя бирелә.

Себердән чыгып, Казанда белем алган, шигъри мәктәп узган Б.Сөләйманов белән Ш.Гаделша туган якларына дан җырлый.

Б.Сөләйманов, Ш.Гаделша иҗатларын азмы-күпме белсәк тә, Себергә килеп төпләнгән З.Акбүләков, шул якта туган Ш.Ибраһимов, Б.Нәүрүзов, Р.Зәнкиева, Г.Хәйруллина, Р.Ибраһимов, И.Янтимиров, Г.Абайдуллина, Г.Абдрахманова һ.б. шагыйрьләр хакында аз беләбез. Ә бит ул шагыйрьләр иҗатында да татар халкының яшәеше, рухи дөньясы чагыла, шул ук горурлык хисе, туган төбәкләренең кырыс матурлыгы белән соклану өстенлек итә.

Китапта бирелгән үрнәкләрдән күренгәнчә, Себердә яшәүче каләм ияләре саф татар телендә иҗат итә, сүз-сурәт ягыннан кайбер чатаклыклары (сурәтлелек, серлелек җитеп бетмәү һ.б.) булса да, аларның әсәрләре замана һәм шигъри фикерләү таләпләренә җавап бирә. «Себер татар язучылары» дигән җыентыкны китап нәшриятында да бастырып булыр иде.

Халык иҗатының әкият, бәет, бигрәк тә мәзәк, табышмак, мәкаль-әйтем кебек кече жанрлары арасында уртаклык тагын да зуррак.

Китапны төзүче шул җирлектә туган мәкаль-әйтемнәрнең сүз-тел сөрешен дә сакларга тырышкан.

Олы аяк сыйганын кейәте
Кеце аяк сөйгәнен кейәте.

* * *

Сигес сыер асырагынца,
Симес сыер асыра.

* * *

Пала тулса - шук пулсын,
Шук пулмаса - юк пулсын.

Күренә ки, Себердә дә туган телебезгә тугры, аның саклануы, үсеше өчен җан атып яшәгән шагыйрьләр, прозаиклар шактый. Без, үз даирәбездә кайнап, бүләк-премияләр бүлешеп, башка төбәкләрдә, район, өлкә газеталары тирәсендә берләшкән әдәби түгәрәкләр, аерым язучылар турында онытабыз. Күптәннән берлек әгъзалары булып торган язучылардан тыш, югарыда санап үтелгәнчә, игътибарга лаеклы каләм осталары себердә дә шактый. Аларның бер ише Язучылар берлеге әгъзалары дәрәҗәсеннән һич ким иҗат итми. Кыскасы, Себернең куаклар, мүкләр артында күренгән зәңгәрсу күлле-күкле тышлыклы китабы эчтәлеге буенча да гаҗәеп бай, бигрәк тә табышмаклары, башваткычлары, мәкаль-әйтемнәре белән укучының фикерләү, дөньяны танып-белү сәләтен үстерерлек хезмәт. Себер дә үзебезнеке, дигәндәй, китапта тәкъдим ителгән үрнәкләр Казан татарлары, Нижгар мишәрләре фольклорына да хас. Кыска жанрлар, лирик җырлар, «Китә казлар», «Сак-Сок» бәетләре арасында уртаклык аеруча күп. Ягьни, якынлыкны бик теләсәң дә, инкяр итеп булмый. Себер татарлары иҗатында тууын «кычкырып» торган мисаллар мул. «Миңнулла бәете», «Аллаяров Фәтхулла бәете»ндә, «Йосыфның Мәүлиягә сугыштан язган хатларындагы җырлар» да, әкиятләрдә генетик үзгәлек аеруча көчле сизелә.

Этнография институты профессоры В.Тишков кебекләрнең бар максаты: халкыбызны Казан татары, мишәр, Себер татары, Әстерхан татары һ.б. төрләргә бүлгәләп, вак милләтләр рәтенә төшерү.

Менә шул шартларда үзебезне борынгы һуннарга барып тоташкан бер милләт итеп раслау мөһим. Люция Хәбибуллина яратып, җанын биреп төзегән җыентык та шуңа хезмәт итә.

Тәлгат ГАЛИУЛЛИН, филология фәннәре докторы.
«Мәдәни җомга», №21, 3 июнь 2016 ел.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума