Материалы

“Кышкы төшләр”

последние и лучшие новости искусства в мире

50-118нче декабрь көнне Төмән шәһәренең “Төзүче” милләтләр мәдәниятләре сараеның татар мәдәнияте бүлеге һәм шәһәр татар мәдәният үзәгенең үзешчән артистлары катнашында “Кышкы төшләр” дип исемләнгән концерт үтте. Аны матур шигъри юллар кулланып, һәр чыгыш ясаучы турында мактау-соклану сүзләрен җәлләми, аларның уңышларын барлый-барлый татар мәдәнияте бүлеге җитәкчесе Гөлнара Кәримова белән Эмиль Юсупов алып бардылар. Үзләренең яраткан тамашачыларына регионара бәйге-фестивальләрдә катнашып дәрәҗәле исемнәр яулаган “Дуслык” халык җыр (җитәкчесе Х.Мирхәйдәров), “Әхтәмүшки” халык җыр (Ә.Назыров), “Нур” фольклор (Ә.Миннебаев) ансамбльләре, Розалия Бакиева, Марат Вәлиев, Фәгыйль Кәримов, Мәүлидә Хәйруллина, Наилә Габдуллина, Гөлзифа Нигъмәтуллина, “Аккош” (Е.Харламова), “Бәйрәм” (Г.Кәримова) бию ансамбльләре матур җырларын һәм биюләрен бүләк иттеләр.

50-10Өлкә генә түгел, Россия күләмендә узган “Уйна, гармун” бәйгеләрендә җиңүләр яулаган оста гармунчы Хисмәтулла Фәйзуллин матур көйләр башкарды. Үзешчән шагыйрь Хәлил Вагайлы үзенең шигырьләрен укып ишеттерде. Шулай ук үзләренең җырга сәләтле икәннәрен дәлилләп Эмиль Юсупов белән Гөлнара Кәримова да матур җырлары белән тамашачыларны сөендерделәр. Концерт барышында “Дуслык” җыр ансамбленең җырчысы Гөлсем Сагадиевага “Төзүче” милләтләр мәдәниятләре йорты исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды. Һәр чыгышны халык көчле алкышларга күмделәр. Түбән Тәүде районы, Чугунаево авылыннан килгән Тәнзилә Яруллина үзенең кичерешләре белән бүлешеп: “Концертка махсус рәвештә килдем. Үзем балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Җырларга яратам, балаларымны да җырларга өйрәтәм. Һәр чыгышны бик яратып карадым, артистларыбыз шундый матур, моңлы итеп җырлыйлар, оста бииләр, аларны төне буе утырып карарга да ризамын. 50-9Мин аларга иҗади уңышлар, концерт белән безнең якларга килүләрен теләр идем”, - диде. Гөлнара Кәримовадан концертка әзерлек барышы турында кызыксынгач, ул: “Концертка “Кышкы төшләр” дигән исем уйламаганда барлыкка килде. Программаны без кешенең төшенә керә торган 4 мизгелне чагылдырып төзедек. Алар – балачак, яшьлек, әти-әни һәм туган як. Һәр чыгыш шул теманы яктыртты. Шуңа да без чарага эпиграф итеп: “Йолдызлар безнең төшләрне яхшылыкка юрыйлар”, дигән сүзләрне алдык. Бүгенге тамаша халык күңелен тибрәндерә алды дип уйлыйм, моны көчле алкышлар да дәлилли”, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума