Материалы

Моңлы чишмәләрнең сердәше

последние и лучшие новости искусства в мире

Зәлифә Гыйльметдинова төмәнлеләр арасында борынгы моңлы милли көйләребезне, мөнәҗәтләр, бәетләр башкаручы буларак танылды.

Илгә немец фашистлары бәреп кермәгән сугыш булмаган булса, күңеленнән моң чишмәсе ургылып торган нәни Зәлифәнең язмышы бөтенләй башка юлдан киткән булыр иде, мөгаен, җыр сәнгате дөньясына җиңел генә атлап кергән булыр иде ул, бәлки.

Сугыш башлану белән бергә диярлек дөньяга аваз салган Зәлифәнең әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак була, ул сугыш тол иткән әнисенең кочагында бердәнбер бала булып үсә, шунлыктан кечкенәдән авыл тормышының авыр эшләренә җигелергә туры килә аңа, исән-сау яшәп калу уенда үтә аның яшүсмер еллары.

17 яше тулгач, әнисенең сеңлесе аны Свердлау өлкәсенең Богданович шәһәренә үз янына ала. Кияүгә чыгып, гаилә коргач, ире белән алар Төмәнгә килеп урнашалар, бер-бер артлы ике уллары дөньяга килеп, чибәр, иманлы егетләр булып буй җиткерәләр, өйләнәләр, әниләренә сөекле оныклар бүләк итәләр. Хезмәт юлын, тиешле белем алганнан соң, Богандинкада кран йөртүче булып башлап җибәргән Зәлифә лаеклы ялга Төмән салым инспекциясе хезмәткәре вазифасыннан чыга.

- Төмәндә яшәсәк тә, ярты гомеребез туган авылыбызда үтте, - дип искә ала Зәлифә.Әнисе яшәгән Чуртанлы Күлгә, ялга чыгып, кайтмый калган елы булмый аның, гаиләсенең, әнисенең ирләр кулын таләп иткән эш-йомышларын йөрәгенә якын кабул иткән кияве башкарып китә, печән чабылып өелә, утын әзерләнә. Хәлдән тая башлагач, кызы гаиләсендә кадерле ана, дәү әни булып яши аның әнисе, дөнья белән хушлашкач, туган туфрагының куенына алып кайтып тапшыралар газиз ананы.

Алар олыгайгач, Зәлифә Богандинкада яшәгән апасы белән җизнәсен дә, кадерләп тәрбияләп соңгы юлга озата.

Милли моңнар бишегендә тибрәлеп яшәгән, балаларын үстереп аякка бастырган Зәлифәгә илдәге демократик үзгәрешләр татар дөньясына киң юл ача. Ул “Ак калфак” оешмасына килеп керә, әлегә кадәр аның эшләрендә актив катнашучыларның берсе булып тора.

Җанын назлаган-иркәләгән, тормышында, балаларын үстергәндә күңел таянычы булып торган татар җыры үзе өчен генә җырлап яшәгән Зәлифәгә тынгылык бирми, моңга уралган хисләре бөтереп-урап ала аны, үз дәрьясына өндәп-чакырып тора.

Әмма үзлегеннән генә сәхнәгә чыгып җырларга җөрьәт итми ул, тавышын музыка коралына кушылып җырларга көйләү өчен, Богандинка бистәсенә профессиональ әзерлекле мәдәният белгече, бистә Мәдәният йортының татар бүлеге җитәкчесе Вәсилә Хәбибуллина янына автобуста атнасына ике мәртәбә репетицияләргә барып йөри. Вәсилә җитәкчелегендәге татар сәнгать төркеме белән концертларда катнаша. Аның йомшак, саф, тирән моң белән сугарылган ягымлы тавышы тыңлаучыларны әсир итә.

Соңрак Зәлифә Хәким белән Әсмабикә Мирхәйдәровлар җитәкчелегендәге “Дуслык” халык җыр ансамбленә килеп кушыла, анда күмәк җырларда катнашу белән бергә борынгы моңлы көйләрне, бәетләрне башкара.

Гомере буе изге уй-хыяллар белән, иман байлыгын иң олы хәзинә итеп тоеп яшәгән Зәлифә дини гореф-гадәтләргә таяну белән генә чикләнми, динебезгә ирекле юл ачылгач, Ислам динен тирәнрәк өйрәнү теләге белән мәчетләрдә оештырылган сабакларга йөри, Коръән-Кәримне гарәп хәрефләрендә укырга өйрәнә, алган дини белемен башкаларга да җиткерергә тырыша, дин нигезләрен өйрәнергә теләүчеләргә үзе сабак бирү дәрәҗәсенә үсеп җитә. Рухи үсеш юлында беркайчан да туктап калырга ярамый, бу юлда яшь тоткарлык була алмый, дигән фикерен башкаларга да җиткерергә тырыша.

Кеше гайбәтенә кермичә, кеше рәнҗетми генә, изге гамәлләр кылуны, кешегә ярдәм итүне иң зур бәхет, чиксез иман байлыгы, дип яшәгән Зәлифәне туганнары, якыннары һәм без – аның дуслары ихлас күңелдән җылы котладык, аңа изге теләкләребезне җиткереп, үзе көч куеп тапкан бәхетенең кителмәвен, яшәү дәртен сүндерми озын гомер кичерүен Аллаһы Тәгалә насыйп итсен иде, дип телибез.

Бибинур САБИРОВА. Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума