#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Рәссамнар кебек, тәрбияче булып туарга кирәк”

последние и лучшие новости искусства в мире

Тәрбияче эше зур сабырлык, күңел юмартлыгы таләп итә торган һөнәр. Шунлыктан, тәрбияче бик күп белергә, балалар өчен һәрчак кызыклы, кабатланмас булырга тиеш. Чын тәрбияче мәхәббәтен, йөрәк җылысын балаларга бирергә тиеш. Тубыл шәһәренең 44 нче балалар бакчасында эшләүче Флора Абдулла кызы Аюкина үзенең таланты, балаларга карата мөнәсәбәте белән шушы югары исемгә, һичшиксез, лаеклы. Абруйлы тәрбияче апа белән очрашкач, әңгәмәбезне тормыш юлы, сайлаган һөнәре турында кызыксынудан башладык.

- Мин Тубыл педагогия институтының физика-математика бүлегендә укыдым, күп вакытымны спорт белән шөгыльләнүгә багышладым. Хәтта, диплом алгач, институтта эшләргә калып, спорт буенча тәрбия эшен алып бардым. Шулай бер көнне сеңлемә 6нчы балалар бакчасына барып кердем. Нарасый балаларның эчкерсез, ышаныч тулы күзләре белән миңа караулары күңелемне  мәңгелеккә биләделәр һәм... шул минуттан язмыш мине балалар бакчасы белән бәйләде. Октябрь аена инде 30 ел була. Сайлап алган һөнәремне бик яратып башкарам. Очраклы гына тәрбияче булып кереп, балалар бакчасында эшләп булмый. Балаларны яратырга, алар тормышы белән, уй-хыяллары белән янып яши белергә кирәк. Беренче вакытта мин медицина хезмәткәрләре белән  “Сәламәтлек” төркемен алып бардым. Аннары нәниләр төркемен бирделәр. Беренче көн бүгенгедәй хәтеремдә. Шау-шу килгән нарасыйларны күреп: “Мин бу сабыйлардан яхшы күңелле, аңлы, зирәк кешеләр тәрбияли алырмынмы?”– дип аларга аптырап карап тордым. Шул мизгелдә, әйтерсең, балачакның әкияти фантазияле дөньясы тылсымлы ишеген ачты һәм мин аларга ачылмаган галәм, барлык сорауларга җавап бирүче энциклопедия, аларның бу кызыксынучанлыкларын хупларга, аларны яратырга, икенче әниләре булырга тиешлегемне аңладым. Шулай инде ничәмә еллар буе кулга-кул тотышып, әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә, бер команда булып, куелган максатларыбызга ирешеп эшлибез.

- Белгәнебезчә, сезне коллегаларыгыз, ата-аналар да чынлап хөрмәт итәләр, балалар яраталар. Моны без ата-аналарның балалар бакчасы сайтында язган рәхмәт сүзләреннән дә күрәбез. Өстәвенә сез кызыклы проектлар авторы да бит әле?

- Мин ничәмә ел рәттән ясле төркемен туплыйм. Алар белән бергәләшеп тәрбия кагыйдәләрен үзләштерүгә беренче адымнар ясыйбыз, дөрес сөйләшү алымнарын ныгытабыз, халык авыз иҗаты әсәрләренә зур әһәмият бирәбез, шулай ук милли-региональ компонентларны да онытмыйбыз. Шул рәвештән “Кечкенәләр өчен халык авыз иҗаты” кулланмасының автор-төзүчесе, аннары балаларны активлаштыруга, кулларының вак моторикаларын, сөйләм телләрен, сенсорик сәләтләрен, хәтерләрен үстерү өчен “Кызыклы түшәмәләр”, “Нәниләр өчен шарлар һәм боҗралар”, “Тылсымлы чиләкләр” уен кулланмаларының авторы. Шулай ук актив әти-әниләр белән бергәләп төрле чараларда катнашып югары урыннар яулыйбыз. Ә үземә килгәндә, күптән түгел шәһәр Думасының Мактау кәгазенә лаек булдым.

- Флора апа, тәрбияче хезмәте бит һөнәри осталык, көч-энергия, сабырлык һәм түземлек сорый. Тәрбиячегә беркайчан да җиңел булмады. Шулай да тормыш үзенчәлекләренә карамастан, сез һөнәри бурычыгызга тугры калып, эшләү дәртен сүндерми гел балалар янында.Форсаттан файдаланып,  сабыйларга, ата-аналарга, газета укучыларыбызга нинди киңәшләр, теләкләр җиткерер идегез?

- Барыбызга, һәрхәлдә, кеше булып калырга, бер-беребезгә хөрмәт һәм ихтирам белән карарга кирәк. Ә балаларга - киләчәктә әти-әниләренең нык канатлары астында тәүфыйклы, тәртипле, акыллы кешеләр булып үсеп, сайлаган зур тормыш юлыннан горур атлауларын телим.

- Хөрмәтле Флора Абдуловна, сезне һәм коллегаларыгызны һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз, сәламәтлек, иминлек, изге хезмәтегездә уңышлар телибез!

Зәкия СӘЕТОВА, Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836