#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Рауды авылында мәүлет бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

Ялутор районы, Рауды авылында авыл мөселманнары советы һәм Саҗидә Сайретдин кызы Юсупова оештыруында беренче мәртәбә Мәүлет бәйрәме узды. Бай ризыклар белән тулган бәйрәм табынын авыл ветераннар советы активлары әзерләп, халыкны сыйлап тордылар. Чараның тантаналы өлешендә мөселманнарны котлап Рауды авыл хакимияте башлыгы Рифхәт Хәйретдин улы Басыйров чыгыш ясады. Ул: “Мәүлет бәйрәме авылларда гына түгел, район күләмендә уздырыла хәзер.

Без төрле милләт халкы белән үзара дус, аралашып яшибез. Киләчәктә дә бу гадәтләрне саклап, бер-беребезгә игътибарлы булып, хөрмәт итеп яшәргә, дини бәйрәмнәрне оешкан рәвештә уздырырга язсын”, - диде. Авыл мәчете имамы Рафаэль Әбделкәбир улы Калиев халыкка мөрәҗәгать итеп: “ Әлхәмдулилләһ, мәчетләр төзелде, дин юлына басарга, гыйлем алырга, гөнаһлардан арынырга мөмкинлек туды. Әгәр Аллаһы Тәгалә күңелне ачып җибәрмәсә, яныңдагы кешеләр күпме тырышсалар да, дингә килә алмыйлар. Ә безнең сынау кырындагы – дөньялыктагы төп максатыбыз шул: Аллаһының кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәп, аның рәхмәтенә ирешү, вәгъдә иткән җәннәтенә керү. Аның күрсәтмәләрен, әмерләрен төгәл һәм дөрес үтәп, сөекле колларын үрнәк итеп, алдагы тормышларыбызны иминлектә-тынычлыкта, бәхет-сәгадәттә үткәрергә, үзенең җәннәтләренә ирешергә насыйп итсә иде”, - диде. Җыелган халык Яңа Атьял авылыннан килгән Гүзәл Хәлилова башкарган мөнәҗәтне бик яратып тыңладылар. Шулай ук кунакларны үзләренең матур чыгышлары белән регионара конкурсларда дәрәҗәле урыннар яулаган Нәбилә Галеева, Роберт Сабиров, Илфар Мирхәлилов, Юлдаш Кәбиров сөендерделәр. Аларның матур җыр-биюләре берәүне дә битараф калдырмады. Аннары мөселманнар мәчеткә бәйрәм намазына бардылар. Шуннан хуҗабикәләр бар халыкны өстәлгә чакырып, тәмле татар халык ашлары һәм пылау белән сыйладылар. Оештыручылар: “Мондый чараны беренче мәртәбә уздыруга карамастан, бәйрәмебез оешкан рәвештә үтте. Хәзер инде Рамазан аен16 майга колач җәеп уздырырга планлаштырабыз”, - диделәр. Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев әйтүенчә, бу чара үтеп баручы елда иң күркәм вакыйга булган.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836