#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сәламәтлек сагында торучы

последние и лучшие новости искусства в мире

47-10Гөлнур Зәйнулла кызы Хәлилова 2012 елда 100 еллыгын билгеләп узган Байкалово участок хастаханәсендә 37 ел участок шәфкать туташы булып эшли. Бу авылда туып-үскән кыз урта мәктәпне тәмамлагач, Тубыл медучилищесына укырга керә. 1979 елда балачактан хыялланган һөнәре буенча кулына таныклык алгач, туган авылына кайта. Шуннан бирле ул язмышын авылы һәм хастаханә белән бәйли. Гел шат йөзле, кешегә ихтирамлы ханым үзенең вазифасы турында: “Безнең карамактагы участокта 1030 бала. Аларның 650се мәктәп укучылары, 80 бала – балалар бакчасына йөрүчеләр. Билгеле булганча, авыруларны кабул итү сәгатьләреннән тыш без чакыруларга йөрибез, мәктәпләрдә балаларга прививкалар утыртабыз, медицина тикшерүе үткәрәбез, профилактик дәресләр, укучылар, әти-әниләр белән дә очрашулар оештырабыз.

Соңгы елларда авыруларның мәгълүматларын компьютерга кертә барабыз. Замана техникаларында эшләргә өйрәнәсе башта авыр булса да, өйрәнеп алгач, хәзер рәхәт инде. Вируслы чирләр сезонында эшләр тагын да күбәя, өйдән-өйгә, авылдан-авылга бер-бер артлы чакыруларга йөрергә туры килә. Гомумән әйткәндә, хезмәтебез саваплы, чөнки кешегә сәламәтлек бүләк итү, алардан ихлас рәхмәт сүзен ишетү - үзе зур бәхет”, - дип сөйләде.

Гөлнур Зәйнулла кызы белән якыннан танышкач, аның уникаль кеше икәненә инандык. Тормыш иптәше белән 3 бала тәрбияләп үстереп, бүгенге көндә алар 2 оныкларына сөенеп яшиләр икән. Уңган хуҗабикә бакча уңышларыннан төрле салатлар, кабымлыклар әзерли, урманнан җиләк-җимеш җыеп кайнатмалар ясый. Көз көне гөмбә җыю чорында  коллегалары белән эштән соң урманга йөриләр. “Аннары төннәр буе йокламыйча гөмбәне эшкәртәбез. Кайвакыт йокламыйча эшкә чыгарга туры килә”,  - дип көлеп сөйли ул шул мизгелләрне күңеленнән үткәреп. Ял көненең бер минутын да бушка уздырмаган Гөлнур ханым спорт залына баскетбол уйнарга йөрергә дә вакыт таба. Күптән түгел алар командасы район күләмендә оештырылган ярышта 2 нче урын яулаган. Өстәвенә Гөлнур Зәйнулла кызы авыл мәдәният йорты каршында эшләп торучы “Задоринка” җыр ансамблендә дә җырлый икән.

Рәүфә КАНГАЗИНА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836