Материалы

“Умырзая” ансамбле юбилеен уздырды

последние и лучшие новости искусства в мире

50-1229нчы ноябрь көнне Кактамак авылы клубында оештырылган “Умырзая” җыр ансамбле үзенең 5 еллык юбилеен бәйрәм итте. 5 ел әллә ни зур дата түгел дип уйланса да, умырзаялылар өчен ул бик мөһим. Чөнки күпме көч түгелгән, күпме шатлыклы очрашу-күрешүләр, уңышлы чыгышлар, хәтта үкенү, югалтулар да булган. Тормыш бит бу, әлбәттә, бары да булгандыр, ләкин бу көнне умырзаялылар үзләренең яраткан тамашачыларын зур әзерлек һәм күтәренке рухта каршыладылар. Әлеге хатын-кызлар ансамбленә җан өрүче Ильмира Гарипова сәләтле, мәдәният эшенең асылын яхшы белгән җитәкче.

Ул Төмән шәһәрендә бүгенге көндә дә уңышлы эшләп торган “Әхтәмүшки” (җитәкчесе Ә.Назыров) халык җыр ансамблендә тәҗрибә туплаган җырчы. Юбилей концертында Ильмира Гарипова ансамбльнең оештырылу тарихын, иҗат юлын сөйләп, казанышларын барлап узды.Ул: “2012нче елда Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев Аслана авылы янындагы кечкенә авылларда яшәүче халыкны үзләренә Әниләр көненә чакырды. Шунда оештырылган төрле иҗади бәйгеләрдә катнашып Кактамак һәм Калмаклар авылы хатын-кызлары 1нче урын алып, чәй сервизы откан идек. Шунда берәү: “Тавышыгыз шундый матур, ник җырламыйсыз?” – диде. Ә без: “Әйдәгез, җыелышып чәй сервизыннан утырып чәй эчеп алыйк”, - дидек тә, шуннан “Умырзая” төркеме барлыкка килде. Ансамбльдә Алия Вәлитова, Зәйнәп Нурмөхәммәтова, Галиянур Бабшанова, Майнур Зарипова, Асия Гадиева һәм мин. Хәзер без үзебездә генә түгел, күрше авылларга да концертлар белән чыгабыз. Һәр авылда безне көтеп алалар, чөнки без тамашачыбызны җыр-биюләр, көлкеле мәзәкләр белән дә сөендерәбез”, - дип сөйләде. Чынлап та, шушы кыска вакыт эчендә ансамбль үзен тирә-юньгә танытып, бик күп уңышлар яулап өлгерде. Моны аның төрле дәрәҗәдә оештырылган бәйге-фестивальләрдә яулаган диплом, Мактау кәгазьләре дәлилли. “Умырзая” ансамбле Аслана татар мәдәният үзәге белән тыгыз эшли, үзәк оештырган һәр чарада катнаша. Бу турыда Ильяс Бакиев: “Шәһәрдән яше олыгайган әнисен карарга кайткач, җыр-моң сөйгән Ильмира җимерелеп утырган клубка тыныч күңел белән карый алмый. Ул Ялутор районы мәдәният үзәге җитәкчесе Ирина Шмуринага мөрәҗәгать итеп, клуб идәнен ремонтлата, аппаратураларны яңарта. Нәтиҗәсен менә үзегез күрәсез. Ильмира Сабирҗан кызы өстенә шундый авыр җаваплык алып, сынатмыйча, авыл халкы өчен бик кирәкле эш алып баруы өчен зур рәхмәт белдерәбез”, - дип сөйләде һәм аларга Рәхмәт хаты тапшырып, планшет бүләк итте. Юбилярларның шатлыкларын бүлешергә Иске Кавдык авылы клубыннан “Марина” (җитәкчесе М.Корманова) балалар бию ансамбле килде, алар тамашачыларыбызны матур, заманча биюләре белән сөендерделәр. Шулай ук чарага ямь өстәп Кактамак клубында эшләүче балалар төркемнәре җыр-биюләр, котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар. Әлеге очрашу кичәсе юбилярлар өчен генә түгел, тамашачылар өчен дә зур шатлык булды. Алар һәр чыгышны көчле алкышларга күмеп, рәхмәтләрен җиткерделәр. Чарадан һәркем яхшы кәеф, дәрт, рухи байлык алдылар. Тамашачыларның изге теләкләренә кушылып, без дә “Умырзая” ансамбле җырчыларына, тормыш мәшәкатьләренә карамыйча, якташларын шатландырып яраткан шөгыльләрен дәвам итүләрен теләп, иҗади уңышлар, яңа үрләр яулауларын өмет итеп калабыз.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума