#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Яхшы эшләр формуласы”ның яңалыгы

последние и лучшие новости искусства в мире

39-13Тубыл шәһәренең “Синтез” мәдәният сараенда СИБУР компаниясе тырышлыгы белән яңача презентацияле проектлар эшләргә өйрәнү максатында мәдәният, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең, муниципаль учреждениеләрдән килгән хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын, шәхси сыйфатларын үстерү буенча кызыклы “Яхшы эшләр формуласы” семинары оештырылды. Социаль проектларны эшли белү, проектларның презентациясен үткәрү кагыйдәләре белән танышырга, өйрәнергә килүчеләргә чараны җитәкләүче спикер, педагогия фәннәре докторы, профессор Сергей Тетерский кызыклы лекция һәм практик эш үткәрде.

Россия ассоциациясенең иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлегенең мәгълүмати сәясәт һәм маркетинг буенча җитәкчесе Юлия Грязнова эчтәлекле, күп яңалыклар кертелгән лекцияләр укыды. Семинарда кызыклы мәгълүматларны Мәскәүнең югары социаль һәм экономика фәннәре мәктәбе җитәкчесе Ольга Лукинова җиткерде. Шәһәрнең 15 мәктәбе завучы Әлфия Петухова фикерләре белән таныштырды: ”Бүгенге көндә мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә замана таләп иткән күп яңа үзгәрешләр кертелде. Без социаль проектлар халыкка кирәк булырга тиешлеген, ул проектларның нигезе турында уйлап төзергә өйрәндек. Мәктәпме, мәдәният үзәкләреме,  административ һәм матди ресурс тотучылар белән уңай  мөнәсәбәтләрне төзегәндә генә уңышларга ирешә алабыз”, - диде. Мәдәният өлкәсендә хезмәт итүче катнашучылар яңа проектларның презентациясен оештырып, интернет аркылы аларны алга этәрү, төрле бәйгеләрдә катнашырга да өйрәнделәр. Себер татар мәдәният үзәге белгече Диана Кирьянова шәһәрдә беренче мәртәбә оештырылган мондый семинарда катнашып, эшендә кирәкле юнәлеш, сертификат алганы турында әйтеп: “Яңа проектларны тамашачылар да көтеп алалар”, - диде.

Кеше кайда гына эшләмәсен, аның хезмәт юлында уңыш китерә торган шәхси сыйфатлары булырга тиешлеге, тәвәккәллек, сиземләү сәләте, кешеләр белән эшләү, үз-үзеңне тота белү осталыгына ия булырга кирәклеге турында да онытмаска чакырган семинардан һәркем канәгать булды.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836