#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Аксурка мәктәбендә шатлыклы вакыйга

последние и лучшие новости искусства в мире

21-1530 апрельдә Аксурка урта гомуми белем бирү мәктәбе педагоглар коллективы мәктәпне тәмамлаган Әнвәр Мавлютов, «Гадел Россия» сәяси партиясенең Вагай районы буенча башлангыч оешмасы рәисе, Төмән өлкә Думасы депутаты ярдәмчесе Сергей Морев белән очрашты. Педагоглар белән очрашуга алар яхшы яңалыклар белән килгән иде – Төмән өлкә Думасының Рәхмәт хаты һәм «Гадел Россия» партиясеннән бүләк тапшыру - зур дәрәҗә.

Бу көн мәктәпнең кочегары Равил Әминов өчен аеруча истәлекле булды: педагогик коллектив үтенече буенча Равил Рәхмәтулла улын күпьеллык намуслы хезмәте һәм югары һөнәри осталыгы өчен Төмән өлкә Думасының Рәхмәт хаты белән бүләкләү турында карар кабул ителде. Әлеге бүләкне тантаналы рәвештә аңа Әнвәр Сәфәр улы тапшырды.

Равил Әминовның гомуми хезмәт стажы - 39 ел, кочегар вазыйфасында 27 ел эшли. Ул тумышы белән Аллагул авылыннан, күп балалы гаиләдә үсә. Әти-әнисе анда хезмәткә, җиргә, кече Ватанга мәхәббәт тәрбияли. Урта белем алганнан соң ул совхозда эшли.

Аннары ике ел Байкал арты хәрби округында хезмәт итә, Төмәндә мельзаводта мастер булып эшли. Соңрак Аксурка авылына кайта, совхозга терлекче булып урнаша. Машина йөртүчегә укый һәм эшләвен шофер булып дәвам итә. Ике ел арендатор булып тора, мал-туар карый.

1993 елдан бирле ул Аксурка урта мәктәбен җылыта. Эш дәверендә үзен тырыш һәм тәртипле хезмәткәр буларак таныта. Мәктәп мөдире Руфинә Петакова сүзләренә караганда, җаваплы хезмәткәр, үз эшенең чын остасы, стандарт булмаган җитештерү бурычларын хәл итүдә инициатива күрсәтә. Ул бай практик тәҗрибәгә ия, коллективта ихтирам казана. Намуслы хезмәте өчен күп тапкырлар Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Равил Рәхмәтулла улы - хезмәт сөючән, ярдәмчел, игелекле. Ул башкаручанлыгы, инициативалылыгы, пөхтәлеге, оперативлыгы, кешеләр белән эшли белүе белән аерылып тора. Күркәм гаиләдә хатыны Вәсимә Нияз кызы белән 37 ел тату гомер кичерәләр, ике бала үстергәннәр, ике оныклары бар.

Лаеклы бүләк алу белән Равил Әминовны мәктәп коллективы әгъзалары чын күңелдән котлады. Мәктәп мөдире аңа намуслы хезмәте, коллективка эшләргә, укырга уңайлы шартлар тудырганы өчен рәхмәт белдерде. Әнвәр Сәфәр улы авылның лаеклы хезмәтчәненә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде.

Бу очрашуда педколлектив тагын бер күңелле сюрприз алды. «Гадел Россия» сәяси партиясенең төбәк бүлекчәсе политсоветы мәктәп өчен компьютерлар сатып алуга акча бүлеп бирде.

Әнвәр Мавлютов туган мәктәбенә ике комплект компьютер сатып алган. Руфинә Кайман кызы:

- Бу безнең барыбыз өчен дә искиткеч көн, без «Гадел Россия»гә яхшы бүләк өчен рәхмәтлебез, чөнки бу мәктәпне компьютерлаштыруга һәм укыту-тәрбия процессын үстерүгә зур өлеш кертә. Куәтле компьютерларда без күпкә нәтиҗәлерәк эшләячәкбез, заманча программаларны үзләштерә алабыз. Һәм, әлбәттә, алар барлык балаларга да ачык булачак. Өстәвенә, алар безгә өстәмә дәресләр өчен дә бик кирәк. Бүгенге бүләк безне бик сөендерде. Бездә яңа техникада эшләргә сәләтле һәм балаларны күп нәрсәгә өйрәтә ала торган яхшы педагоглар бар.

Аксурка урта гомуми белем бирү мәктәбенең педагогик коллективы - дус, көчле. Биредә белемле, тәҗрибәле, иҗади укытучылар эшли. Алар укыту-тәрбия процессында зур уңышларга ирешәләр. Мондый очрашулар, бүләкләр һәркемне рухландыра, киләчәктә яңа үрләргә һәм җиңүләргә ирешүгә этәрә.

Фатыйма ВАБИЕВА, Вагай авылы
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836