Материалы

Алтын туйлары белән котладылар

последние и лучшие новости искусства в мире

48-8Ялутор районының саф татар авылы – Кактамакта искиткеч матур, күпләр өчен үрнәк булган Татарковлар гаиләсе яши. Белоруссия Республикасында туып-үсеп, ничек бу авылга килеп эләккәннәр диярсең?! Өстәвенә язмышлары татар халкы белән бәйле булачагын Ходай алдан ук билгеләп, тиешле фамилия дә биргән үзләренә! Бу көннәрдә Борис Михайлович белән Вера Степановна Алтын туйларын бик зурлап уздырдылар. Аларны котларга балалары, оныклары, авылдашлары һәм, әлбәттә, Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре килделәр. Мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев әйтүенчә, 50 ел бергә бары алтын акыллы һәм алтын йөрәкле парлар гына яшиләр.

Ә Татарковлар нәкъ менә шундыйлар. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, аларның йорт-җирләре һәрвакыт чиста, бакчаларында нинди генә җиләк-җимешләр, яшелчәләр үсми! Ә аларның эшчәнлекләре, кулларының “алтын”, тормышка оптимистик карашта булуларына һәркем соклана.

Вера Степановна тормыш иптәше белән беренче очрашуларын искә төшереде. 1965 нче елның әйләнә-тирәгә алмагач, шомырт чәчәкләренең хуш исләре таралган апрель аеның бер кичендә алар Витебск районындагы Вымно авылы клубында танышып, беренче мәртәбә вальс бииләр. Ул кичне төз гәүдәле, бөдрә чәчле егет нечкә билле, битендә сөйкемле чокырчыгы булган шаян кыздан күзен алалмады. Һәм шул көннән гашыйк егет сөйгәнененең игътибарын, мәхәббәтен яулар өчен төрле сынаулар үтә. 1968 нче елда алар гаилә корып, йөрәк түрендә мәхәббәт утын саклап тормыш юлыннан кулга-кул тотынып атлыйлар. Шушы вакыт эчендә язмыш аларны кая гына илтмәгән. Вера Степановна оста пешекче, ә Борис Михайлович югары дәрәҗәдәге механизатор булып эшләп, икесенә уртак 92 ел стаж тутыралар. Алар үзләре кебек уңган 2 ул һәм 3 кыз үстерәләр, бүгенге көндә 8 онык һәм 2 нәбәрәләре тормышларына ямь өстәп, җан тынычлыгы бирәләр. Татарковлар гаиләсе Кактамак авылына 2006 елда күчеп киләләр. Үзләренең Алтын туй көннәрендә якты йөз белән каршы алган авылдашларына һәм шундый зур хөрмәт күрсәтеп котларга килүчеләргә саф йөрәктән чыккан рәхмәтләрен тыныч күңел белән генә әйтеп җиткерә алмадылар. Үзләрен бу авылда туып-үскән кебек хис иткән юбилярларның күзләрендә бәхет һәм шатлык яшьләре булды. Юбилей кичәсе Аслана күчмә мәдәният комплексы артистлары башкаруындагы дәртле җыр-биюләр, матур котлаулар, бүләк тапшырулар белән үрелеп бик күңелле үтте.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума