Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Дуслык” клубына 5 ел

последние и лучшие новости искусства в мире

48-51 ноябрь көнне авыл китапханәсенең уку бүлмәсендә “Дуслык” клубы үзенең 5 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Шунда ук “Дуслык” клубының күргәзмәсе оештырылган иде. Анда башкарган эшләрен, үткәргән бәйрәмнәрен чагылдырган китаплар куелган.

Бәйрәмгә күп кунаклар җыелды. Алып баручылар Галина Почитенко рус телендә, ә Винира Нигъмәтуллина татар телендә кунакларны сәламләделәр һәм тәмле-тәмле татар ризыклары куелган чәй өстәлләре артына чакырдылар.

“Дуслык” клубының җитәкчесе Винира Нигъмәтуллина клубның тарихы, 5 ел эчендә башкарган эшләре, нинди уңышларга ирешүләре турында сөйләп үтте. Аннары клубның презентациясен карадык.

“Дуслык” клубын юбилей белән Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Альберт Алтынгузин кайнар котлап, күп җылы сүзләр әйтте, уңышлар теләде, тәбрикләү хаты, чәчәкләр һәм “Яңарыш” газетасына ярты елга бушлай язылырга сертификат бүләк итте, барлык татарларны “Яңарыш”ка язылырга чакырды.

Юбилярларны Винзили авылы хакимияте башлыгы ярдәмчесе Ольга Матова, авыл хакимияте Думасы җитәкчесе Ольга Шемякина, Винзили авылы ветераннар советы рәисе Василий Колещатов, Винзили клубыннан Галина Почитенко, китапханәче Юлия Гафнер чын күңелдән котлап бүләкләр, Мактау кәгазьләре тапшырып, клубның эшендә зур уңышлар теләделәр.

Клуб әгъзаларына истәлекле бүләкләр тапшырдык һәм барлык килгән кунакларга татар календарьлары бүләк иттек.

Мөдәрис Әхтәмов - “Аерылмагыз”, Флүс Камаев “Уфтанма” җырларын кунакларга бүләк иттеләр.

Юбилярларны котларга Муллаш авылыннан “Пышны” төркеме (Җ.Касыймов) килде.

Алар матур костюмнарда кичәгә ямь өстәп, үзләренең матур, моңлы җырларын, дәртле биюләрен бүләк иттеләр. 48-6Җәгъфәр Касыймов өздереп, дәртләндереп баянда уйнады, кунаклар кушылып җырладылар, рәхәтләнеп биеделәр.

Юбилей гөрләп үтте, бик күңелле булды. Кунаклар рәхәтләнеп ял иттеләр, шатланышып, рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.

Китапханәчеләр – Юлия Гафнерга, Инна Меримовага, “Пышны” төркеменә”, балык спонсорлар - Савия Әхтәмовага, Галина Почитенкога һәм барлык кунакларга зур рәхмәт. “Дуслык” клубына уңышлар, барлык кунакларга исәнлек-саулык телибез.

Винира НИГЪМӘТУЛЛИНА, Төмән районы, Винзили поселогы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836