#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кеше гомерен минутлар хәл иткәндә

последние и лучшие новости искусства в мире

46-3Байкалово участок хастаханәсенең “Ашыгыч ярдәм” машинасында 29 ел шәфкатъ туташы булып эшләүче Фәүзия Мәхтүм кызы Юмалетдинованы бу якларда белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Ул үз һөнәренең остасы буларак, вазифасына зур җаваплылык белән каравы, көләч, ачык йөзле, кешегә шәфкатьле, ярдәмчел булуы белән авыруларның хөрмәтен яулаган. Ә шул ук вакытта тормыш иптәше Валерий Иванович Новоселов машина йөртүче буларак, гел янәшәсендә булып, авыруларның гына түгел, хатынының да иминлеген кайгырта. Без алар белән әле генә чакырудан кайтып, ярдәм машинасын җибәрүне сорап телефоннан яңа хәбәр кергәнгә хәтле аралашып өлгердек. Фәүзия Мәхтүм кызы эше белән таныштырып:

- Өч бригада - бер тәүлек эшләп, ике көн ял итәбез. Без Яркәү авылыннан алып, Качиповога хәтле, ә кышын сазъяк артындагы Ләчек, Күкрәнде һәм Тахтаир, Акманай авылларына хезмәт күрсәтәбез. Чакыруны Тубыл шәһәре аша кабул итәбез, кайбер көнне 15тән артык чакыру килә. Өлгермәгән очракта Тубыл шәһәрендәге коллегалар ярдәм итә. Бүгенге көндә ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы заманча итеп җиһазландырылган, бөтен кирәк-ярак препаратлар, медицина приборлары белән тәэмин ителгән. Авыруларның төрлесе була, тик юл-транспорт һәлакәтенә дучар булганнарга, күпме ел эшләп тә, барыбер тыныч карарга өйрәнә алмыйм. Андый очракларда кан басымым еш күтәрелә. Ләкин югалып калырга хакым юклыгын, чөнки кеше гомерен минутлар хәл итүен яхшы аңлап, үземне бик тиз кулга алырга тырышам. Кайвакыт үзем 4-5 кешегә ярдәм күрсәтәм. Мондый очракларда, әлбәттә, тормыш иптәшем булыша. Әйе, шоферга руль артында гына утырырга туры килми. Һәр минут-секунд кадерле чакта авыру янына барып җитеп, аны үлем кочагыннан йолып алу шоферның машина белән ничек идарә итүеннән дә тора бит. Машинасын карап, төзек хәлдә тотуның мөһимлеге турында сүз дә юк. Аннары үзе йөрерлек хәлдә булмаган авыруны өеннән күтәрешеп алып чыгарга, хастаханәгә алып керергә дә булыша. Урам исемнәре язылмаган авылларда озак адашып йөрергә туры килә. Көндез әле табып була, кешедән сорыйсың, ә менә төнлә нишләргә? Ул гынамы, бервакыт кышның буранлы көнендә Күкрәнде авылыннан чакыру алдык. Кутарбитка белән Бобово авыллары арасындагы 5 чакрым җирне кар каплаган, машина бармый. Валера карны көрәп юлны чистарта да яңадан рульгә утыра, мин машинаны арттан этәм, җил, салкын, бураннан бернәрсә күренми. Шулай 2 сәгатькә якын газапландык. Охшаш очраклар күп булды инде. Хәтердә тагын бер хәл калган: кышкы салкын көн, без иске УАЗик машинасында юлга чыктык. Авыруның эче авырта, дип чакырган булсалар, ул көмәнле яшь кыз булып чыкты һәм шул арада бала таба башлады. Минем үземә баланы кабул итәргә туры килде. Бала исән-сау тугач, яшь әни хастаханәгә барудан баш тартты. Аны үгетләп күпме вакыт уздырдык. Юлга чыккач, машина салкын, баланы юрганнарга төреп мич янына - идәнгә салып, хастаханәгә хәтле саклап бардым, шул ук вакытта әнисен дә күздән югалтмадым. Тик шунысы кызганыч, ул кызын барыбер хастаханәдә калдырып чыкты, - дип сөйләде.

Фәүзия Мәхтүм кызы тумышы белән Арткавылдан. 1982нче елда Байкалово урта мәктәбен тәмамлап, Тубыл медицина училищесына укырга керә. Кулына һөнәри таныклык алгач, Яркәү районы, Усалка авылына фельдшер итеп эшкә җибәрелә. Ләкин күңеле туган авылына тарта һәм озакламый ул Байкалово хастаханәсенә “Ашыгыч ярдәм” машинасына эшкә урнаша. Биредә гомерлек яры белән кавышып, гаилә корып, ике бала үстерәләр. Бүгенге көндә уллары Рөстәм сөйгән яры белән аларны әби, бабай итеп 3 онык бүләк иткәннәр. Ә кызлары Яна 8 сыйныфта бик тырышып укый. Фәүзия ханым: “Гел эштә булып балаларымның ничек үсеп җиткәннәрен белми дә калдым. Ә менә оныкларымны инде үлеп яратам. Алар минем өчен иң матурлар, шундый тәмлеләр инде! Мин алар турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер. Бервакыт зур оныгым Максим миңа: “Үсеп җиткәч, мин төзүче булып йортлар салачакмын”, - ди: Мин: “Матурым, космонавт булу турында хыялланырга кирәк”, - димен. “Юк, әби, мин бит анда югалачакмын”, - ди җитди төс белән. Ничек менә яратмыйсың ди аларны!” – дип бәхетле әби тагын берничә кызык хәлне сөйләп безне көлдерә. Фидакарь хезмәте өчен күп төрле Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән, 31 ел якташлары сәламәтлеге сагында торган югары категорияле шәфкать туташыннан без: “Тәҗрибәгезгә таянып халыкка нинди киңәш бирер идегез?” – дип сорагач, ул:

- Әгәр дә үзегезне начар хис итәсез икән, кичектермичә “Ашыгыч ярдәм” чакыртыгыз. Кайвакыт юл газаплары белән ярдәм соң калып килергә мөмкин. Бигрәк тә безнең милләттәшләр чыдар хәлләре калмагач кына мөрәҗәгать итәләр һәм ахырда нәтиҗәсе аянычлы була. Сәламәтлекне кайгыртырга, вакытлы тикшеренеп торырга кирәк. Чөнки сәламәтлектән дә кадерлерәк, кирәкле нәрсә юк дөньяда. Бу китап сүзләре түгел, моны көн саен үлем һәм яшәү арасында газап чигүчеләр белән очрашып белгәнгә әйтүем. Аннары автомобиль йөртүчеләр исә ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналарына юл бирсеннәр һәм, гомумән, юл йөрү таләпләрен үтәп, саклык белән йөрсеннәр, аек, үзара ихтирамлы булсыннар, рульгә утыргач, үзләренә нинди зур йөк, җаваплылык алуларын, кеше гомере бернинди алтын-көмешләр белән дә үлчәнмәвен бер минутка да онытмасыннар иде, - диде. Шул чак “Ашыгыч ярдәм” машинасын юлга чакырып телефон шалтырады. Фәүзия Мәхтүм кызы безнең белән саубуллашып, кулына чемоданын эләктерде дә, нык адымнар белән ишеккә юнәлде...

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836