#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Киң күңелле авыл халкына яңгыр киртә була алмый

последние и лучшие новости искусства в мире

30-1112 июльдә иртән Төмәндә бер болыт кисәге күренмәде, һава торышына өметләр зурдан иде. Ялутор шәһәрен узып, Яркәү районына кергәч, болытлар куерып, яңгыр сибәли башлады. Ниһаять, Россия мәдәнияте елы кысасында Тархан (Чечкино) авылының - 400, Төмән өлкәсенең 70 еллык юбилейларына багышланган бәйрәм – Авыл көне узачак мәйданга килеп җиттек. Бәйрәмгә зурдан әзерләнгәннәр. Матур итеп агачтан сәхнә ясалган, көрәш өчен матлар түшәлгән, менәргә багана куелган, атлар чабышы, армрестлинг, гер спорты өчен урыннар әзерләнгән һәм башкасы. Мәйданның төрле почмагында сәүдә нокталары ачылган, хуш исләр таратып шашлык, пылау пешә.

Тархан – гади татар авылы. Монда автомобиль юллары яхшы. Авылның күренекле, хөрмәтле урыны – мәчет. Һичнинди предприятие, оешмалар юк, халык терлек асрап, бай табигатьле урманнардан гөмбә, җиләк-җимеш җыеп үз көче белән яши.

Авыл көнен өлкә татарлары милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы, Төмән дәүләт университеты профессоры филология фәннәре докторы Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина инициативасы белән өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, Яркәү районы хакимияте, мәдәният бүлеге, Иске Александровка авыл хакимиятенең Тархан авылы мәдәният йорты үткәрде.

Авыл мулласы Вәгыйз Ильясов дога кылып бәйрәмгә фатиха бирде. Олы кунакларны милли киемнәрдә кызлар икмәк-тоз, чәк-чәк белән каршы алдылар. Район башлыгы урынбасары Евгений Щукин халыкны кайнар котлаганнан соң, намуслы хезмәтләре белән дан яулаган авыл кешеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды. Аннан соң сәхнәгә өлкә Думасы депутаты Юрий Конев, өлкә Думасы депутаты Татьяна Казанцева, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, Төмән шәһәр Думасы депутаты Ришад Зиганшин, Яркәү районы татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Гөлниса Фәхретдинова, Иске Александровка авыл хакимияте башлыгы Хәлил Кадыйров күтәрелделәр һәм халыкны кайнар тәбрикләделәр. Төмәннән хөрмәтле кунаклар – радиоспорт буенча дөнья чемпионы Зыятдин Низамов, Россия Герое Раушан Абдуллинның әнисе Гөлфруз ханым килделәр. Юрий Михайлович күренекле милләттәшләребезне “Единая Россия” партиясе Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Кунаклар буш кул килмәгәннәр: грамота һәм бүләкләр күп тапшырылды. Бүләкләү һәм котлау тантанасыннан соң, зур колач белән күңел ачу башланды. Шаулап яңгыр яву һичкемгә комачауламады, олысы-кечесе ихлас күңелдән ярышларда, конкурсларда катнашты. Молодцы, яркәүлеләр, табигать шаукымына бирешмәделәр! Өлкә үзәгеннән, районның башка авылларыннан бик күп халык килгән, машиналар бөтен мәйданны уратып алганнар иде. Зонтик астында милләттәшләребез концерт карадылар. Төмән артистлары – Җәмилә Рәхимованың, Розалия Бакиеваның, Яңа Атьял авылыннан “Чишмә” ансамбле артистларының, Роза Гафарова белән Нәбилә Галиева чыгышларын, Тархан егете Рият Вагаповның җырлавын, Аслана, Тархан авыллары үзешчән артистларының, башлангыч сыйныф укучылары һәм башкаларның чыгышларын якташларыбыз бик яраттылар. Тархан авылының китапханә мөдире Саҗидә Хучарова Төмән өлкәсенең 70 еллык юбилеена һәм авылның 400 еллык туган көненә багышлап “Туган авылым” дигән фоторәсемнәр күргәзмәсе төзегән. 30-9Пенсионер Хәлилә Бакирова милли ашлар, кул эшләре күргәзмәсе оештырган. Алсу Вагапова “400 яшь” дип зур, матур торт пешергән; Гөлфирә Вагапова ыргак белән бәйләп кулланма сәнгать эшләрен тәкъдим иткән; мәктәп укучысы Наил Мөхәммәтрәхимов авыл гербын ясаган. Саҗидә Мәхмүт кызы китаплар турында “Лото” уены да оештырды. Шушы бәйрәм үзенчәлеге белән яркәүлеләрнең хәтерендә озак сакланыр. “Табигатьнең начар һава торышы юк”, дигән рус мәкале моңа бик урынлы туры килә.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836