#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Комсомолларны котладылар

последние и лучшие новости искусства в мире

48-7Комсомол оешмасының 100 еллыгы уңаеннан Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре җитәкчеләре Ильяс Бакиев белән Кактамак һәм Калмаклар авыллары халкы өчен “Безнең буынга – данлы традицияләр” девизы астында “Комсомолның данлы юлы” дигән эстафета үткәрделәр. Нәрсә яшерергә, вакытында ВЛКСМ оешмасы яшьләрне искиткеч башлангычларга рухландыручы, гасырның иң зур төзелешләренең төп локомотивы булды һәм аларда бүгенге көнгә хәтле сакланган романтик хис уятты... Чара барышында тамашачылар яшьлек елларын искә алып, элеккеге комсомолларның бүген дә күңелләрен җылытып торган патриотик җырларны башкардылар.

Үзләренең комсомол тормышлары турында Рәкыя Бикчәнтаева, Маһинур Зарипова, Дания Ильясова, Наилә Бикчәнтаева бик кызыктыргыч итеп сөйләделәр. Алар яшь буынга үгет-нәсихәт биреп, тәҗрибәләре белән дә уртаклаштылар. Шулай ук бу көнне “Тамаша” (җитәкчесе Илчан Хөснетдинов) фольклор ансамбле артистлары комсомол юнәлешенең активлары яшәгән йортларга кереп, комсомолның 100 еллыгы белән котладылар. Алар арасында Калмаклар авылында яшәүче Әкълимә һәм Радик Мөстәкыймовлар, Кактамакта көн күрүче Мөршидә һәм Тәлгать Шакировлар да булдылар. Шакировлар гаиләсе турында әйткәндә, алар икесе дә бер авылда үсеп, яшүсмер чакларында бер-берсенә гашыйк булып, 1977 елның 14 октябрендә гаилә корып җибәрәләр. Шуннан бер-бер артлы 5 бала дөньяга килә. Бәхетле ата белән ананың яшьлекләре Киров исемендәге колхозда эшләп үтә, Тәлгать абый фермада көйләүче (наладчик), ә Мөршидә апа алдынгылар рәтендә сынатмыйча 15 ел сыер сава. Бүгенге көндә Шакировлар гаиләсенең горурлыгы булып 6 оныгы үсә. Заманында бик актив булган комсомоллар бүгенге көндә дә үзләренә тынгы бирмиләр, зур хуҗалык тотып, 5 сыер, 5 ат асрыйлар һәм бик күп тавыклар тоталар, ә бакчаларында нинди генә җиләк-җимеш, яшелчәләр үстермиләр! Балаларын да алар балачактан эштә чыныктырып, тырыш, мәрхәмәтле итеп тәрбиялиләр. Бәйрәм белән котларга килгән кунакларга Мөршидә апа матур җырлар башкарды, сәнгатьле итеп шигырьләр дә сөйләде һәм аларны үзенең тәмле күмәч-бәлешләре, кабымлыклары, кайнатмалары белән сыйлады. Бай табын янында алар комсомолдагы яшьлекләрен сагынып искә алдылар. Шулай ук күчмә мәдәният комплексы “ВЛКСМга 100 ел” дип аталган күчмә күргәзмә һәм “Яшьләр. Горурлар. Көчлеләр” дигән велосипед ярышлары оештырдылар. Велоузышларда Гаяз Сәйфуллин һәм Салават Исхаков беренчелекне алдылар. Әлеге иҗади проект катнашучыларга онытылмаслык мизгелләр бүләк итте, ә иң мөһиме – комсомолларга хас булган романтик атмосферада булып, иҗат итәргә, күңел ачарга ярдәм итте.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836