Материалы

Сәләтле авылдашым

последние и лучшие новости искусства в мире

Ул кечкенә чагыннан ук җыр-биюгә зәвык була, мәктәптә концертларда катнаша. Авылда яшәгәч, баланы әти-әнисе кечкенә чагыннан эшкә өйрәтеп үстерәләр, шуңа күрә ул тырыш, эшне яратып, җиренә җиткереп эшли.

1963 елның 13 нче февралендә Төмән районының Талымхан авылында яшәүче Зиннәтулла һәм Нурия Речаповлар (икесе дә мәрхүмнәр) гаиләсендә 4 нче бала - кызлары дөньяга аваз сала. Аңа Рауза дип исем кушалар. Бала чагы үзенең туган авылында үтә.

1969 нчы елны авыл мәктәбенә 6 яшендә укырга керә һәм 1977 елны “5”ле билгеләренә генә тәмамлый, соңыннан ике ел Ямбай мәктәбендә укый. 1979 елны Төмән дәүләт университетының физика-математика факультетына керә һәм 1984 елны кулына диплом ала. 1986 елда туган авылына кайтып физика укытучысы булып эшли.

Ике елдан кияүгә чыга һәм ире белән Березово районының Игрим поселогына китәләр. Анда Рауза Зиннәтулла кызы балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Бераздан аларның ике кызлары - Алсу белән Диләрә туалар.

Озакламый алар үзенең туган авылы Талымханга кайталар. Ул башта физика-математика укытучысы, 1995 елдан авыл китапханәсендә эшли. Талантлы җырчы, музыка белгече Илнара Рамазанова җитәкчелегендә “Талымхан” фольклор төркемендә катнашучы кызларыбыз менә алар: җырчы һәм себерчә төйдереп биюче китапханәче Рауза Азанова, мәдәният йортында эшләүче Гөлфинур Сабирова, юмор остасы, Талымхан-Каскара арасында хат ташучы Римма Назыйрова, Юлия Мөхәммәтҗанова, Рәсүл Сабиров, концертларны алып баручы тел остасы Раиф Сабиров, укытучы Лена Юскаева, Миңниса Бәширова, авыл мәктәбе директоры Эльмира Садыйкова һәм Рәхимә Абдуллина. Бу артистларның кайберләре әби дә булып өлгергәннәр. Рауза Зиннәтулла кызының өч оныгы бар. Тырыш кеше барсына да өлгерә, бәрәңге, җиләк-җимешләр дә үстерә.

Әмир ЮСКАЕВ, Төмән районы, Талымхан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума