Материалы

“Себертатар кызлары” фотокүргәзмәсе

последние и лучшие новости искусства в мире

30-2Искер җирендә урнашкан чәйханәдә юрист, адвокат, үзешчән фотога төшерүче Фәүзия Марганованың “Себертатар кыслары” фотокүргәзмәсе куелган иде. Күргәзмә зур кызыксыну уятты. Рәсемнәрдә матур кызлар төрле ел фасылларын чагылдырып, милли киемнәрдә, бизәнү әйберләре, һәркайсына килешеп торган күлмәкләрдә горур карап торалар.

Үзе юрист, адвокат конторасында эшли, туган ягы тарихы белән кызыксынуы аны аспирантурага алып килә. Хәзер инде фоторәсемнәр төшерү белән дә шөгыльләнә.

- Кемдер әйткән сүз, кайсы вакыт яхшы эшләр башкарырга этәрә. Бу фоторәсемнәр белән кызыксынуым да кемнеңдер, “себер татарлары арасында матур кызлар юк”, диюенә җавап буларак башланды шикелле. Балачактан ук фоторәсемгә төшерергә яратканга, бу сүзләрнең хаксызлыгын исбат итәргә булдым, - дип аңлатты Фәүзия Марганова фотогалерея оештыруның сәбәбен.

- Галереядагы кызларның күбесе Вагай районыннан, Коллар авылыннан, минем токымым шуннан. Осталыгымны киләчәктә тулыландырып, яңа рәсемнәр туар, дип уйлыйм. Әле күргәзмәмне зурайтырмын. Хатын-кыз образлары тудырырга уйлыйм, ниндидер уңышларга ирешкән хатын-кызларны сурәтлисем килә, кемдер бизнеста, кемдер фән өлкәсендә, балалар үстерүдә уңышларга ирешкән – шулар турында рәсемнәремдә сөйләячәкмен. Костюмнарның барысын да үзем булдырдым. Тегәм, чигәм, бәйлим. Һәр кызның үз образы бар. Милли бизәнү әйберләре, килешле киемнәр ярдәмендә табигый матурлыкларын сакларга тырыштым. Сурәтләрдә ел фасылларын хәтерләткәннәре, аучы кыз, чәчәкләр һ.б. белән төшергәннәре бар. Образны күз алдына китереп, шуны тудыру өстендә эшлим.

30-3Фәүзия Марганованы быел “Адвокат эшенә тугрылык өчен” ордены белән бүләклиләр. Аңа кадәр дә төрле дәрәҗәдәге бүләкләрне аз гына алмаган. Тагын да Россия фәннәр академиясенең Омск себер тарихы, этнографиясен өйрәнү бүлеге аспирантурасында укый. “Этническая история тобольских татар по 16-18, начало 20 века по данным генеологии” темасына кандидатлык диссертациясе яза. “Фәнни эшемне Искер-Тубыл төркемен өйрәнүгә багышладым”, - ди эзләнүчән, тырыш ханым.

Тиздән бу күргәзмәне киң катлам укучылар да күрә алыр дип ышанып калабыз.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума