#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Уңышлы фермер-терлекче

последние и лучшие новости искусства в мире

21-14Төмән өлкәсендә фермерлык хәрәкәте көчәя бара. Соңгы елларда Вагай районында да фермер хуҗалыклары барлыкка килде. Алар авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм сату хисабына табыш алуга юнәлдерелгән. Фермер продуктларына ихтыяҗ арта, чөнки бу сәламәт туклану нигезе.

Барысы да ничек башланды?

Бегишево авылында крестьян-фермер хуҗалыгы (КФХ) башлыгы Вәлиулла Мөслимов яши, ул 2020 ел нәтиҗәләре буенча КФХлар арасында район ярышында җиңүче булды. КФХ төзү өчен базасы күптән бар иде. Ул үзе авылда туып-үскән, кече Ватанын ташламаган, акча эшләргә төньякка бармаган. Әти-әниләренең крестьян эшен дәвам итәргә карар кыла.

Икенче Вагай урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Тубыл шәһәрендә киң профильле тракторчы-машинист һәм машина йөртүче белгечлеге ала. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Первухин исемендәге совхозга машина йөртүче булып урнаша. Икмәк тә, ашлык та ташый, намус белән эшли. Тракторда да йөри. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен күп кенә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, дипломнар белән бүләкләнә. Совхозда аны хезмәт сөючәнлеге, эшкә җаваплы карашы, ярдәмчеллеге өчен хөрмәтлиләр.

Вәлиулла Садый улы 1987 елда авылдашы, башлангыч сыйныф укытучысы, тырыш, җитез, авыл хезмәтен яхшы белүче Әлфиягә өйләнә. Яшьләр яңа йорт салалар, мал-туар күп асрыйлар, бер гектар мәйданда яшелчә һәм бәрәңге утырталар. Гаилә һәрьяктан үзен тәэмин итә, артыгын сата.

Мөслимовлар өч бала үстерәләр. Руфина һәм Рөстәм - югары белемле, кечеләре Салават - Төмән нефть-газ колледжының икенче курсы студенты. Алар барысы да хезмәткә өйрәтелгән, әти-әниләренә булышалар. Кызлары Тубыл шәһәрендә яши, күчемсез милек агенты, ике баласы бар. Уллары «Сургутнефтегаз»да эшли.

Хуҗа Вәлиулла Мөслимов үз хуҗалыгын киңәйтергә, шәхси ярдәмче хуҗалыктан мөгезле эре терлек үрчетү һәм үстерү буенча фермер оешмасы дәрәҗәсенә күчәргә карар кыла. Ә уңышлы фермер өчен җиргә мәхәббәт, тәҗрибә, карарларда кыюлык кирәк.

Авылда көтүлекләр бар, Вәлиулла Садый улының техникасы бар инде. Үз акчасына терлек тоту өчен бина төзеп, скважина бораулап, агрегатлар сатып алган. Ул Вагай агросәнәгать комплексына мөрәҗәгать итә, бизнес-план төзи, кирәкле документларны рәсмиләштерә, Вагайда оештырылган «Фермер мәктәбе»ндә бушлай укулар уза. Белгечләр яңа эш башлаучы фермерларга эшмәкәрлек нигезләрен өйрәтәләр, аларга ферманың эшен дөрес оештыру, яңа технологияләр, терлек үрчетү үзенчәлекләре турында аңлаталар, терлекләр авырулары, аларның ихтыяҗлары, терлек азыгы турында сөйлиләр.

Вәлиулла Садый улы 2018 елда фермер булып китә, крестьян хуҗалыгын төзү һәм үстерү өчен грант рәвешендә дәүләт ярдәме бирелә. Бу акчага ул сыер, МТЗ-82 тракторы, УАЗ автомобиле сатып ала. Өч хезмәткәрне эшкә кабул итә. Бүген фермада 26 сыер, 30 баш яшь бозау, 15 баш сарык, 4 баш ат бар. Печәнне үзләре әзерлиләр, ә катнаш азыкны КФХ башлыгы Ялутордан сатып ала.

Продукция сату буенча проблемалар юк, «Транссервисмолоко» белән килешү төзелгән, суыткыч куелган, сөтне алар үзләре килеп ала. Итне даими сатып алучыларга тапшыралар. Документацияне һәм исәп-хисапны хатыны Әлфия Мөхәммәтнияз кызы алып бара, хәзер эшкә бухгалтер кабул итәләр. Ветеринария хезмәтен Вагай ветстанциясе белгечләре күрсәтә. Фермерның тагын сыерлар сатып алу теләге туа.

«Башта биш сыерыбыз бар иде, - дип сөйли Вәлиулла Садый улы. - Вакытлар узу белән терлекләрнең баш саны да артты, финанслар да тупланды. Әмма яңа терлекләр, терлек азыгы һәм техника сатып алуны да мөстәкыйль рәвештә башкару авыр булды. Тәвәккәлләргә булдым һәм грант алу өчен гариза яздым. Оттым! Хуҗалыкта тормыш яңа көч белән кайный башлады».

Фермер үз эшенең үсеше турында сөйләгәндә, өлкә һәм район хакимиятләре ярдәм итмәсә, мондый масштаблар турында уйлый да алмас идем, дип бер генә тапкыр әйтмәде. Хуҗалык башлыгы яңа матур йорт төзеп, газ, су, җылылык белән тәэмин итә.

Төбәк башлыгы Александр Моор авыл хуҗалыгын үстереп, беренче чиратта терлекчелек белән шөгыльләнергә кирәк дип саный. Хөкүмәт авыл хуҗалыгына ярдәм итүгә шактый акча бүлеп бирә. Ә кешеләрнең авыл хуҗалыгына кызыксынуы арта — бу яхшы хәл.

Фатыйма ВАБИЕВА, Вагай авылы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836