Материалы

“Вакыт һәм тормыш дулкыннарында”

последние и лучшие новости искусства в мире

30-1Бу көннәрдә хөрмәтле аксакалыбыз, радиоспорт буенча дөнья чемпионы Зыятдин Хаял улы Низамовның “Вакыт һәм тормыш дулкыннарында” дип аталган чираттагы 7 нче китабы басылып чыгып, үзенең укучыларына барып иреште. Бу китапны ул дусты, шагыйрь Заһит Акбүләков белән бергә чыгардылар. Лаеклы ялда булуына карамастан, Зыятдин Хаял улы китап язу белән генә шөгыльләнеп калмый, өлкәнең кайсы гына почмагында чара узмасын, фикердәше белән гел беренче сафта. Бу гына түгел, тынгысыз җан “Этнос” балаларга гуманитар белем бирү үзәгендә яраткан һөнәре буенча түгәрәк тә алып бара. Узган чара турында Зыятдин Хаял улы үзенең фикерләрен кертеп мәкалә яза, кайберсен “Яңарыш” һәм башка газеталарга бастырырга бирә, аннары тупланган материалларны китап итеп бастыра. Чираттагы 344 биттән торган, губернатор В.Якушев үзе бүләк иткән фотоаппарат белән төшерелгән фотосурәтләр бизәгән китабын бик сыйфатлы итеп ООО “Вектор бук” нәшриятында, 1 мең данә белән бастырган. Китапта якташларыбызның уңыш-казанышлары, шатлык-кайгылары, шулай ук милләт язмышы, тарихы, мәдәнияте чагылдырылган.

Гомумән алганда, темалар күптөрле, алар һәркем өчен кызыклы, белемне арттырырга ярдәм итә, якты киләчәккә, сәламәт тормышка, дус-тату яшәргә өнди, милли горурлык, патриотик хисләр тәрбияли. Автор китапны бастыруда матди ярдәм күрсәтүчеләрне дә читләп үтми, аларга рәхмәтен белдерә. З.Низамов белән З.Акбүләковка сәламәтлек, иҗади уңышлар, зур казанышлар телибез.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума