Материалы

Янек авылы 100 еллыгын беәрәм итте

последние и лучшие новости искусства в мире

29-24Вагай районындагы җәелеп яткан кыр-болыннары, калын урманнары, җиләк-җимеш, кош-хайваннарга бай табигате, халкының кунакчыллыгы белән күңелләрне үзенә тартып торган астаналы Янек авылы 5 нче июль көнне үзенең 100 еллык юбилеен бәйрәм итте. Иртәдән үк 15 хуҗалыктан торган авыл базар мәйданын хәтерләтте: илебезнең төрле ягыннан җыелып килгән янеклеләр туганнары, балачак дуслары белән күрешергә бер йорттан чыгып, икенчесенә ашкындылар, берәү дә авылның иң өлкән кешесе – 87 яшьлек Гайшә Нургали кызы Насретдинованың йортын читләп үтмәде, биредә кунакларны түрдә утырган ак әбинең балалары ачык йөз, ризык тулы өстәл белән каршыладылар. Бәйрәмне оештыручылар урамда сәхнә булдырып маташтылар, сәүдәгәрләр палаткаларын урнаштырдылар.

Шул арада ир-атлар җыелышып авыл зиратының читәннәрен яңарттылар, хатын-кызлар ата-бабалары каберләрен чистартып, Коръән укыттылар. Изге эшкә Ходай үзе фатиха биреп, көн бик матур булды. Бу турыда 86 яшьлек Хәдичә Зәйнетдин кызы Сибгатуллина: “Өч көн йокламыйча, Аллаһымнан яңгыр яудырмавын ялвардым. Догаларым кабул булды - авылдашлар такыр юлдан газаплар күрмичә килеп җиттеләр”, - дип сөенеп сөйләде.

Бәйрәмне Яңа Кәешкүл авылы имамы Ишмөхәммәт хәзрәт Аитов азан тавышы һәм Коръән сүзләре белән башлады.Чараны алып баручы Юрмы мәктәбе укытучысы Нурия Капшанова авылдашларын җылы котлап, авыл тарихына тукталды.

Бирегә 1914 нче елда Юрмы авылыннан Янтимер исемле кеше күчеп килеп игенчелек белән шөгыльләнә башлый. Янтимерне җирле халык үз итеп “Яншә”, “Янкә” дип атаудан, авылга Янек исеме тагылган. Икенче версия: Кәеш авылыннан Тимербай Тактабаев дигән кеше Әшле авылы мулласы Ишмөхәммәт Гайсин белән аралаша. 1911 нче елда ул ике авыл уртасындагы астаналы урында йорт сала һәм игенчелек белән шөгыльләнә. Бераздан күрше авыллардан кешеләр күчеп киләләр.

Ачлык елларында Ульяновск өлкәсе һәм Татарстаннан “бәхет” эзләүчеләр килеп төпләнәләр. Авыл зурая, 40тан артык йорт булып, урамы 1,5 чакрымга сузыла. 1936 елда күренекле педагог-ветеран Бәдретдин Гарифуллин 7 еллык мәктәп ача, биредә укырга күрше Юрмы, Әшле, Яңа Кәешкүл, Кәеш, Ишмәт һ.б. авыллардан балалар килеп белем алалар. Ләкин шул елны авылда янгын чыгып, 9 йорт яна. Күпләр Урал ягына эш эзләп китәләр. Бөек Ватан сугышы да авылда халык саны азаюга этәргеч була. Ә инде совхоз таркалгач, күпләр читкә китеп яшәргә мәҗбүр булалар. Башлангыч мәктәп 1997 елда ябыла. Бүгенге көндә авылда бер кибет эшли, халык хайван асрап, буралар бурап, төрле җиләкләр, гөмбә җыеп көн күрәләр. Шунысы мөһим: төрле төбәкләрдән килгән татарлар бер йодрык булып, үзара тату яшиләр. Хәтта сугыш елларында ачлыктан үлгән һәм ашлык урлаган өчен төрмәгә утырган кеше булмый.

Юбилярларны Шестовое авыл хакимияте башлыгы Галина Вяткина чын күңелдән котлап, уңышлар теләде. Аның сүзләренә авыл халкы, читтә яшәүчеләр дә кушылдылар. Тамашачыларны ялыктырмас өчен Юрмы авыл мәдәният йорты (җитәкчесе Г.Мөхәммәтрәхимова) артистлары, мәктәп укучылары матур җырлар, оста биюләр башкардылар. Төмән шәһәреннән килгән Мансура Ибәтуллина, Зәки Насретдинов туган авылларына багышлап язган шигырьләрен укыдылар, көйгә салганнарын Мансура апа җырлап та ишеттерде. Истәлекләре белән бүлешергә теләүчеләр күп булды. Бәйрәмгә Тубыл районы, Зверосовхоз поселогыннан бу авылда туып, бер ярым ай гына яшәгән Раил Назыров килгәне кунакчыл янеклеләрне аеруча сөендерде. 29-25Хатыны Маннура Сәлим кызының дәртле җырлары халыкны түгәрәккә биергә чакырды. Җыр-моң тавышы кичкә хәтле тынмады. Очрашудан канәгатьлек кичергән кунаклар әлеге чараны оештыруда зур көч куйган, матди, рухи ярдәм күрсәтүче: авыл хакимияте, “Вагайторгсервис” оешмасы җитәкчесе Л.Федоров, Юрмы мәдәният йорты хезмәткәрләре, укытучылар һәм укучылары, төп оештыручы Ф.Фәйзуллина һәм лаеклы ялда булуына карамастан, көне буе кулыннан баянын төшермәгән Р.Сәетчаппаровка (астагы рәсемдә) рәхмәтләрен белдерделәр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума