Материалы

Җыр күңелне юата

последние и лучшие новости искусства в мире

21-16Авылдашыбыз-пенсионер, хезмәт ветераны Камәрья Тимирова 70 еллыгын билгеләп үтте.

Бикбулат Тимиров белән Аксуркада 40 елдан артык гомер иттеләр. Ире урман хуҗалыгында эшләгән, ә Камәрья үзе беренче вакытта фермада сыер сауган. Гаиләдә дүрт бала үсә, хәзер барысы да шәһәрләрдә яшиләр, үз балалары бар. Камәрья әбиләре еш кына алар янына оныкларын күрергә кунакка йөри.

Камәрья читтән торып Тубыл зооветтехникумын тәмамлый. «Аксурский» совхозы таркалганнан соң, беркадәр вакыт эшсез була. Үзешчән сәнгатьтә актив катнаша, яхшы җырлый, мәзәк хәлләр сөйләргә оста.

Тиздән аны авыл мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе итеп чакыралар. Яңа эш аңа ошый, уңышлы гына башкара. Барлык бәйрәмнәр дә безнең Карагай мәдәният йортында үткәрелде, концерт белән күрше авылларга бардык, район смотрларында, фестивальләрдә, конкурсларда, Сабантуйларда, татар мәдәнияте көннәрендә катнаштык. Безнең сәнгать коллективы еш кына район күләмендәге чараларда призлы урыннар яулады. Камәрья Гайнулла кызы намуслы хезмәте өчен бик күп Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Бу вазифадан Камәрья Гайнулла кызы пенсиягә чыкты, хезмәт ветераны булды. Район мәдәният сараенда мактаулы урында аның шушы тармакның башка ветераннары белән янәшәдә фотосурәте дә бар.

Тормышта кара көннәрсез һәм югалтуларсыз яшәп булмый, диләр. Күп еллар элек ул олы улын җирләде, ә быел аның яраткан ире мәрхүм булды. Хәзер яңа зур йортта берүзе калды. Тимировлар мал-туар асрыйлар, хуҗабикә чәчәкләр үстерергә ярата иде. Соңрак Камәрья янә бәйрәм чараларында, онлайн режимда җыр конкурсларында катнаша башлады. Тормышта аны балалары куандырып торсыннар, оныклары уңышлы укысыннар.

Сабура ТӨХВӘТУЛЛИНА, Вагай районы,
Аксурка авылы ветераннар советы рәисе.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума