Материалы

Батырлык булалмый ул үткән заманда!

последние и лучшие новости искусства в мире

29-1628 май көнне Төмән шәһәренең Кырынкүл авылының Чик сакчылары аллеясында узган тантаналы чарада фидакарь хезмәте һәм актив иҗтимагый эшчәнлек өчен “Төмән өлкәсе чик буе гаскәрләре ветераннары” иҗтимагый оешмасы әгъзасы Мөнир Рифхәт улы Шәриповка өлкә Думасы комитеты рәисенең урынбасары Александр Крупин өлкә Думасы исеменнән Мактау кәгазе һәм медаль тапшырды. Мөнир Рифхәт улы турында “Өлкә чик буе гаскәрләре ветераннары” оешмасы җитәкчесе Нуретдин Ибраһимов: “Мөнир абый оешманың иң актив әгъзасы, ышанычлы дус, бик акыллы киңәшчебез дә. Мондый бүләккә ул күптән лаек. Яшүсмер чагында суга батучы ике кешене коткарган. Кызганычка каршы, аның батырлыгы вакытында тиешле дәрәҗәдә билгеләнмәде. Шуны да күздә тотып, без өлкә Думасы депутаты Иван Левченкога мөрәҗәгать иттек, ул ярдәм итте, аңа рәхмәтебез зур. Яныбызда Ватанның чын патриоты, батыр һәм олы йөрәкле кеше барына без бик горурланабыз”, - диде.

Әлеге хәл 1971 елның 30 ноябрендә Төмән районы, Каскара авылында була. Талмы авылыннан Сәхибҗамал һәм Минсәлих Таһировлар уллары белән Каскарага кунакка барып кайтырга булалар. Юлларын кыскартырга уйлап, яңа каткан Түре елгасы буйлап китәләр. Авылга җитә килә, боз ватылып, ир белән хатын салкын суга чумалар. Әти-әнисенә ничек ярдәм итәргә белмәгән бала авылга таба йөгерә. Урамда уйнап йөргән яшүсмерләр кычкырган тавышларны ишетеп, елга тирәсенә ашыгалар. Ләкин бозның юкалыгын, суның салкынлыгын белгәнгә күрә, ярга җиткәч, барысы да шып туктыйлар. Бары Мөнир Рифхәт улы гына батучыларга ярдәмгә килә. Башта хатын-кызны коткарып маташа, ләкин үлем белән көрәшеп хәлдән тайган хатын көтмәгәндә боз астына китә. Өмет белән ялварып караган күзләрне югалтудан куркып, яшүсмер аның ирен судан сөйрәп чыгарырга керешә. Шул арада ярда басып торучылар хатынның боз астыннан калкып чыкканын күреп алалар. Мөнир Рифхәт улы, икеләнмичә, кабат аңа ярдәмгә ташлана. Кырга сөйрәп чыгаргач, ясалма сулыш ясап, искә китерә. Тик, кызганычка каршы, Минсәлих Таһировның мондый тетрәндергеч хәлгә йөрәге түзмичә, җан бирә. Шул кайгы белән егетнең күрсәткән батырлыгы да онытыла, ул үзе дә бу куркыныч хәлне тизрәк хәтереннән җуярга тырыша... Соңгы елларда һәлакәттән коткаручыларга дәүләт бүләкләре тапшырыла башлагач, якыннары өлкә гадәттән тыш хәлләр министрлыгына мөрәҗәгать итәргә киңәш бирәләр. Ләкин алар вакыйганың күптән булуына сылтау ясап, Рәхмәт хаты гына тапшыралар...

Мөнир Шәрипов 1954 нче елда Каскара авылында 4 балалы гаиләдә туып-үсә. Авыл сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Төмән шәһәренең 1 нче санлы тимер юл училищесына укырга керә. Кулына һөнәри таныклык алгач, 1972 нче елда армия хезмәтенә чакырыла. Ул хезмәтенең беренче айларын Ерак Көнчыгышта чик буе гаскәрләрендә, хәрби укуларда уздыра. Курслар үткәч, сержант дәрәҗәсенә күтәрелеп, 3 класслы сигнализацион приборлар мастеры исемен ала. Ил каршындагы бурычын ул 1 нче һәм 2 нче дәрәҗәдәге Советлар армиясе отличнигы һәм чик буе гаскәрләре отличнигы буларак үти. Яхшы хезмәте өчен Нефтеюганск шәһәренә комсомол юлламасы белән бүләкләнә. Әмма тәкъдирендә аңа туган авылында гомер сөрергә язылган була. Хезмәттән кайтып, Каскара кошчылык фабрикасын төзүдә катнаша, 22 ел ашыгыч ярдәм машинасында эшли. 1976 нчы елда Төмән чибәре - Роза Басыйр кызы белән гаилә корып, уллары Руслан һәм кызлары Рузалиягә яхшы тәрбия биреп, олы тормыш юлына озаталар. Мөнир Рифхәт улы 43 ел стаж һәм күптөрле Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнеп, лаеклы ялга чыга. “30 майда 65 яшьлек юбилеемны каршыладым. Өлкә Думасының Мактау кәгазе һәм медаль туган көнемә зур бүләк булды. Чөнки бу бүләкләр ярдәме белән хезмәт ветераны исемен алдым. Моның өчен “Өлкә чик буе гаскәрләре ветераннары” оешмасына, шәхсән Нуретдин Ибраһимовка олы рәхмәтемне белдерәм”, - диде Мөнир Рифхәт улы.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума