Материалы

Дин юлында йөрүче якташыбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

29-71937 елның 27 июль көнне Тубыл елгасының биек ярында урнашкан кечкенә Ахманай авылында Хикмәтулла һәм Шәрбиҗамал Юсуповлар гаиләсендә 6нчы бала булып Гыйниятулла туа. Белеме булмаса да, әтисе колхоз рәисе итеп сайлана. 4 яше тулгач, сугыш башлана, әтисе броне булса да, сугышка китә. Гаиләдәге ачлык, авырлыклар нәтиҗәсендә, әнисенең сеңлесенә башка авылга бала карарга китәргә мәҗбүр була. Сугыш беткәч, авылга кайтып 4 еллык мәктәпкә беренче класска укырга керә, аны тәмамлагач, 12 чакрым ераклыктагы Торбы авылына укырга китә. Авыруы аркасында бер ел укымый һәм икенче елны Тубылның 15нче мәктәбенә 8нче класска укырга керә.

Яше тулгач, үзе теләп армиягә китә. 1959 елда армиядән кайтып, Тубылның 1нче һөнәри училищесында белем алып, Пермь өлкәсе, Оса шәһәренә барып эшкә керә. Шунда тормыш юлдашын да очрата. 1963 елда 2 бала белән Төмән шәһәренә күчеп киләләр. Гел белемен арттыру турында уйлана. 7нче һөнәри училищега укырга керә. Аны тәмамлап, өлкә радио үзәгендә эшли. 1972нче елда кичке марксизм-ленинизм университетын тәмамлап, Төмән дәүләт университетына укырга керә һәм 1978нче елда диплом ала.

Төмәндә троллейбус идарәсе ачылгач, җитәкче итеп эшкә чакыралар. Соңыннан директор урынбасары, автомобиль транспортының өлкә комитеты профсоюзында инструктор булып эшли. 1986 елны ул өлкә торак-коммуналь хуҗалыгы, көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм җирле җитештерү идарәсе рәисе урынбасары итеп билгеләнә. Оешма беткәч, автотранспорт идарәсенә чакыралар, “Автомобилист” бакча кооперативы рәисе итеп сайлана һәм анда ул 15 ел эшләп лаеклы ялга чыга.

Хәзерге көндә чаңгыда, велосипедта, машинада йөри. 3 кызы, 5 оныгы, 2 оныкчыгы бар, 5 намазын калдырмый, ураза тота, хатыны Зәкия апа белән бергә мәчеткә йөриләр. Дини белемне Динислам хәзрәттән өйрәнделәр. Бу иманлы гаилә һәр эштә актив, изгелек кылырга тырыша.

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума