Материалы

Әдип булып туган ул!

последние и лучшие новости искусства в мире

Кулымда “Яңарыш”ның 31 майда чыккан саны. Бер биттә 2 яңа китап авторлары белән очрашам. Тормыштан зарланып яшәсәк тә, арабызда булдыклы, үҗәтле, бар көчен иҗатка багышлаган кешеләребез байтак. Куанычлы-сөенечле гамәл. Иң мөһиме шунда: талантлы милләттәшләребезне сазлыклы, аккошлы, табанлы күлләр иле – Ләчек, Күкрәнде, Лаемтамак, Вәчир һәм Кундан авыллары бүләк иткән. Рәхмәтле булыйк аларга.

Минем әһәмиятне җәлеп иткәне - “Якташларны данлаучы” исемле мәкалә. Авторы – тынгысыз зат, милләте өчен җан атучы Әдип Хәким улы Гарифханов. Абый белән “След в истории” китабы аша таныштык. Хатыны Мөнирә белән институтта бервакытны укыган кешеләр. Абыйның тырыш хезмәте аркасында мин дә, тарихта эз калдыручыларның берсе буларак, бәхетле. “Намусның тешләре юк, ләкин барыбер кимерә” – дия грузин мәкале. Очрактан файдаланып, Әдип абыйга үземнең олы рәхмәтемне юллыйм, соң булса да, намусымны чистартам.

Безнең халык кайда, нинди шартларда яшәсә дә, үз күңелен, үз халкын үзе күтәргән һәм күтәрә. Үз милләтенең сәләтле, билгеле кешеләре белән рус халкын таныштыруы да урынлы һәм кирәкле гамәл. Исеменә карата җисеме, диләрме? Әдип – гарәпчә сүз: безнеңчә белемле, иҗади, әдәбият әһеле дигән мәгънәне аңлата. Исемне абыйга Аллаһы Тәгалә үзе кушкан, абый аның миссиясен үти генә. Әдип булып туган ул. Тормышка, туган төбәгенә, газиз әнисенә, коллегаларына, авылдашларына булган мәхәббәтен югалтмыйча, акыл-тәҗрибә туплап, ил-көн борчулары белән янып яшәгән иҗади шәхес ул.         Табигать-ана аңа көч-егәрне, уңганлык-булдыклылык, үҗәт-тырышлык һәм иң мөһиме - талант дигән илаһи сыйфатны кызганмый бүләк иткән.

“След в истории” китабы үзенең туган авылына багышланган “Ләчегем” исемле шигыре белән башлана. Аннан өзекләр китерәм.

Ләчегем

Сазлыклар чәчәге – Ләчек,
Минем туган авылым.

Михнәтләрдә үскән өчен
Сизмим тормыш давылын!

Туган авыл, синең белән
Алгы сафта барырмын.

Соңгы көннәремә кадәр
Сиңа тугры калырмын!

Шигъри җанлылык Әдип абыйга ят түгел, киләчәге якты, өметле!

Икенче китап – “В краю озер и болот” китабы авторы, минем өчен яңа ишетелгән исем Сафиулла Хисаметдинов. Газетаның шушы санында 22 нче “Сөләйманов укулары” турындагы мәкаләне дә бик кызыксынып укыдым. Шунысы сөенечле: халык берәм-берәм уяна башлады. Берәүләр үз тырышлыклары белән китаплар бастыралар, икенчеләре – авыллар тарихын, яшәешен язалар. Галим-галимәләребез дә үсештә, яңадан-яңа үрләр яулыйлар. Милләтебез көзгесе булган мөхтәрәм галимәбез Хәнисә Алишинаны ихлас күңелдән олы дәүләт бүләге белән котлыйм һәм аның тәкъдименә бик теләп кушылам.

Төмән төбәгендә һәркемгә таныш булган исемнәр: быел 90 яшен тутырып килүче Хуҗайлан авылы шагыйрәсе, укытучы апабыз Рәшидә Зәнкиева, 15 китап авторы, өлкәдә күпләргә инде таныш шагыйрәбез Галия Абайдуллина, күптөрле сәләткә ия булган коллегабыз Сөнгать Бекенин һәм актив милләтебез кызы Роза Яхина һ.б. Милләтебезне төрле яктан баетучы, үстерүче, яшәтүче шушы якташларым төрле дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләренә күптән лаек. Алар бик тә кирәкле эш башкаралар. Һәркемне яңа китаплары, уңышлары белән котлыйм, исәнлек-саулык, хәерле озын гомер, иҗади уңышлар, бәхетләр телим! Иншалла, иҗади шәхесләребез артканнан-арта барсыннар иде.

Хәмидә РЕЧЕБАКИЕВА,
Тубыл районы, Хуҗайлан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума