#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Егетләр бил алышты, кырда атлар чабышты...

последние и лучшие новости искусства в мире

29-6Бу көннәрдә Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында Новотроицк авыл хакимиятенә кергән Кыткүл, Бухарин, Киндерле, Новотроицк, Тукман, Паченка, Маслянка халкы өчен Сабан туе үткәрелде.

Бер көн алдан, кичен, Киндерледә матур итеп бизәлгән арбалы ат белән “Киндерле кичләре” фольклор ансамбле артистлары, бала-чага җырлап-биеп, өйдән-өйгә йөреп бүләк җыю йоласын башкардылар.

Малайларның кулларындагы чиләкләргә йомырка һәм башкасы салынган, билләренә сөлгеләр, яулыклар бәйләнгән. Йөзләре шат, атның янында баручы колынчыкка карап сокландылар.

Бәйрәм ат чабышы белән ачылды. Авыл стадионына җыелган халык дәррәү кубып авыл читенә кырга агылды. Менә офыкта дүрт ат күренде. Финишка беренче булып “Алтын” исемле атта Киндерле егете Марсель Гайнуллин килеп җитте.

Стадионда көнозын сәүдә нокталары эшләде. Халык шашлык, пылау һәм башкасы белән сыйланды. Бу көнне авыл кибетләрендә спиртлы эчемлекләр сатылмады. Район үзәгеннән килгән ашыгыч ярдәм машинасы, полиция хезмәткәрләре сакта тордылар.

Сабантуйны Киндерле мәдәният йорты, мәктәп коллективы булышлыгы белән Новотроицк авыл хакимияте оештырды. Районның “Молоко”, “Турай” оешмалары матди ярдәм күрсәттеләр.

Киндерле мәчете имамы Сәлимҗан хәзрәт Самадов бәйрәмгә фатиха бирде, Коръән сүрәсен укыды. Сәхнәгә күтәрелеп Түбән Тәүде районы хакимияте башлыгы урынбасары Олег Мулин, Новотроицк авыл хакимияте җитәкчесе Ринат Әхтәриев якташларын кайнар котладылар. Иң зур рәхмәт сүзләре чәчү вакытында олы хезмәт күрсәткән авыл хезмәтчәннәренә әйтелде. “Турай” хуҗалыгы башлыгы урынбасары Рамил Ногманов атлар чабышында катнашучыларның һәрберсенә бүләкләр тапшырды.

Концерт программасын мәдәният йорты хезмәткәре Фирүзә Булатова алып барды. Уеннарны, ярышларны, бүләкләүне микрофоннан мәдәният йорты җитәкчесе Светлана Серебрянская игълан итте. “Киндерле кичләре” фольклор ансамбле артистлары “Урак” исемле сәхнәләштерелгән күренеш белән концертны ачтылар. Концерт көнозын барды. Олылар, балалар биеделәр, җырладылар. Бер үк вакытта стадионның төрле почмагында көрәш, кул көрәштерү, аркан тарту, велосипедларда узышу, йомырка куелган кашыкны авызга кабып йөгерү, чүлмәк вату һәм башкасы үткәрелде.

29-8Киндерле һәм Новотроицк командалары футбол уйнадылар. Нәтиҗәдә, Киндерле егетләре оттылар. Көрәштә судья Түбән Тәүдедән килгән спортчы егет Вәсил Ногманов булды. Иң кызыгы – кечкенә кызлар да көрәштеләр. Абсолют батыр исемен Киндерле егете Дамир Гыйсмәтуллин яулады, аңа зур бәрән бүләк иттеләр.

Сабантуйда бүләкләр мулдан булды. Ярышларда, уеннарда катнашучыларның берсе дә ансыз калмады. Мәсәлән, кулына берничә бүләк тоткан балага карау үзе бер куаныч иде.

Новотроицк авыл хакимиятендә төрле милләт халкы яши. Шулай берләшеп, тату булып бәйрәмнәр үткәрү монда борынгыдан килә.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836