Материалы

Истәлекле очрашу

последние и лучшие новости искусства в мире

26-11Ярты гасыр гомер үткәннән соң, 1968 елда Сала (Яңакәешкүл) сигезьеллык мәктәбен тәмамлаган укучыларның 7 нче май көнне очрашу кичәсе үтте.

Бишенчедән сигезенче класска кадәр “а” һәм “б” классларында укыган кырыклаган укучыдан уникебез генә килә алганбыз.

Кичә генә мәктәп тәмамлаган балалар кебек, зур кайгы-хисләребезне яңартып, шатланышып, бертуганнар кебек күрештек. Бу очрашуны Рәшидә Абдразакова (Тодорова) оештырды. Улы Цветомир белән килене Эльза аңа ярдәм иттеләр.

Кичәне дустым Тимербикә башлап җибәрде. Безне укыткан барлык укытучыларны искә алып, зур хөрмәт белән алар турында сөйләдек.

Мәктәп директоры һәм тарих укытучысы Гомәр абый Вәлиуллин, рус теле укытучысы Янтимер абый Карманов, география укытучысы Сабит абый Абдразаков, математика һәм җыр укытучысы Абилә апа Әнвәрова, Шәйхетдин абый Аитов, татар теле укытучысы Нәфилә апа Мөхәммәтшина, хезмәт дәресе укытучысы Тимергали абый Мөхәммәтшин, физкультура укытучысы Мәҗит абый Әнвәров, татар теле укытучысы Вәхидә апа Аитова, башлангыч класслар укытучысы Әнисә апа Вәлиуллина, интернатта тәрбияче Фәридә апа Бакиева, беренче укытучыбыз Галимә апа Рябикова - алар барысы да хәзер бакыйда.

Хәзерге көндә хөр күңелле, авырлыкларга бирешмичә яшәүче ике укытучыбызны кунакка чакырдык.

Бу - Равия апа Кангазина һәм Рания апа Рябикова. Равия апа безнең класс җитәкчебез иде. Патриотик темасына, әхлак тәрбиясенә багышланган класс сәгатьләре әле дә булса истә. Биология, химия дәресләре бик эчтәлекле, эзлекле, һәрвакыт оста оештырылган, аңлаешлы иде.

Рания апабыз немец теле дәресләрен алып барды. Ул безгә немец телендә бик күп җырлар өйрәтте.

Хәзерге көндә бу ике сөекле укытучыбыз, өлкән яшьләренә карамастан, Сала клубында үткәрелгән барлык концертларда катнашып, җырлап-биеп йөриләр. Без аларга тирән саулык, безне шатландырып-куандырып, тагын озак еллар яшәүләрен телибез.

Кичәне алып баручы почта хезмәткәре Алсу Рамазановага да рәхмәтебез бик зур. Ул аны бик оста оештырды. Табышмаклар ярдәмендә үзебезне таныттырды. Рәхәтләнеп көлешеп утырдык.

Мәдәният хезмәткәрләре безнең өчен зур концерт әзерләгәннәр иде. Өлкән яшьтәге апалар катнашкан “Нур” ансамбленең дәртле чыгышларын, “Отрада” бию ансамблен сокланып карадык. Рәкыйп Ибраһимовның “Авылым Сала” шигырен Әминә апа Бакиева сөйләде. Тимур Котлыбаев әзерләгән “Гүзәл балачак” видеосын да яратып, пионер галстугы, пионер атрибутикасын, без язган корыч каләмнәрне искә төшереп, рәхмәтләр әйтеп карадык.

Без инде үзебез дә өлкән яшьтә, барыбыз да әти-әниләр генә түгел, әби-бабайлар булдык.

Классташларым барысы да үзләренә куйган максатларын төгәл үтәп, кирәкле һөнәр алып, үз эшләрен яратып эшләделәр, дөньяга, җәмгыятькә яраклы, файдалы, бик кирәкле кешеләр булдылар. Арабызда укытучылар, медицина хезмәткәрләре, төзүчеләр, нефтьчеләр дә бар.

Сагынышып күрешергә килгән унике классташым турында берничә сүз әйтеп китәм.

Наил Ниязов күп еллар Төмән дәүләт университетында тарих дәресләрен укытты, 32 ел хәрби эштә хезмәт итте.

Тимербикә Ниязова (Сафарова) 1978 нче елдан гомер буе медицина өлкәсендә эшләде. Лаеклы ялда булса да, Төмән шәһәренең икенче хастаханәсенең балалар травматология бүлегендә хезмәт итә. Һәрвакыт кешелекле, ярдәмчел, игелекле булганы өчен дәвалаган балалары бик яраталар, ата-аналар, коллегалары хөрмәтлиләр.

Яркәү районы, Гилево совхозында Дәүләтбикә Кәримова 40 ел баш хайваннар врачы булып эшләде. Җанын-тәнен кызганмыйча хайваннар дәвалаган. Совхозлар беткәч, шәхси сектор буенча эшләгән.

Мәсхүт Кәримовны һәрвакыт мактап кына искә алабыз. Ул хөрмәткә лаек әти дә, алдынгы эшче дә булган: Төмән авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, Тубыл шәһәренең нефть һәм химия комбинатында слесарь, аннары күп еллар гадәттән тыш хәлләр министрлыгының каравыл начальнигы.

Рәшидә Абдразакова-Фәйзуллина Тубыл пединститутының физика бүлеген тәмамлап, Тубыл районы, Хуҗайлан авылында математика дәресләрен, соңыннан тарих, география фәннәрен укыта. Ул: “Укытучыларыбыз бик көчле, талантлы булганга күрә, безгә тирән белем бирделәр”, - диде. Шул белемне укучыларына да өйрәтте ул. 42 ел гомерен балалар тәрбияләүгә, мәгърифәткә багышлаган. 2010нчы елда тормыш иптәше белән “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнгәннәр.

Рәшидә Абдразакова-Тодорова Төмән шәһәренең 16нчы училищесын тәмамлап, күп еллар комбинатта эшләгән. Яшь чагында Болгариядә яшәде һәм металлургия заводта кранчы булып эшләгән. Бу эшкә никадәр батырлык, түземлек кирәк.

Эчкерсез, юмарт, киң күңелле классташыбыз Фәрит Сичбаков безнең мәҗлескә спонсор булды. Армиядән соң, Ялутор шәһәрендә автобус йөртте, аннары - совхозда баш инженер, Уренгой шәһәрендә автоколонна начальнигы, баш механик.

Әйтбай Ниязов 15 ел ЖБИ заводында төзүче вазифасында иде. “Кешеләр шатланалар икән, димәк, без бу дөньяда тиккә яшәмәгән”, - ди һәрвакыт юморга бай, киң күңелле Әйтбай.

Тәнзилә Рябикова-Ниязова гомер буе Сала авыл хуҗалыгында хайваннар врачы булган. Кечкенәдән эш белән үскән Тәнзилә хәзер дә бик эшчән. Балаларын да шул юнәлештә үстерде.

Вахидә Ситдикова-Мамкина Төмән кооператив техникумын тәмамлап, мактаулы хезмәт юлын узган.

Камалетдин Ниязов авыл совхозында терлекчелек эшендә булды. Лаеклы ялга кадәр кышкы суыкларда да, көзге ачы җилләрдә дә фермага ашыкты.

Һәрвакыт хайваннары чиста, караулы, тук булдылар.

Ә мин - Рәхилә Янтимер кызы гомер буе үземнең туган мәктәбем Салада рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыттым, хезмәт ветераны.

21 классташым бу дөньяда юк инде. Икенче көнне алар истәлегенә мәчеттә аш уздырылды, Коръән укылды.

Киләчәк очрашуыбызны 2023нче елның июнь аена билгеләдек.

Рәхилә УРАЗАЕВА, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума