Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Киләсе очрашуларга кадәр, сабакташларым!

последние и лучшие новости искусства в мире

29-17Казанлы мәктәбен 35 ел элек тәмамлаган Равилә Айбатова мәктәпнең 95 еллык юбилеенда катнашты. Ул бүгенге көндә Сургут шәһәренең “Югорские традиции” фирмасында склад мөдире булып эшли. Якташыбыз мәктәп еллары һәм очрашу кичәсе турыда: “Вакыт үтә! Гомер узып киткәнен кеше сизми дә кала икән. Мәктәпне тәмамлауга 35 ел вакыт узганы тоелмады да. Бу шатлыклы чарага сабакташларым укыткан укытучыларыбыз белән күрешергә, мәктәптә җыелышырга булдык. Сабакташларның телефон номерларын эзләп таптык, мәктәпкә, класс җитәкчеләренә бүләкләр әзерләдек.

Истә калырлык итеп оештырырга уйладым. Классташларым белән киңәшләшеп, тасмалар, билгеләр, медальләр, класс җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары әзерләргә тотындым. Очрашу көне килеп җитте. 29 июнь көнне сабакташ Фатыйманың өендә җыелыштык. Кочаклашып, күрешеп, үткәннәрне искә алдык. Ничә еллар күрешмәгәнгә үкендек. Җыелышып мәктәпкә киттек. Бездән дә матур чыгарылыш юк иде. Тасмалар бәйләнгән, күкрәкләребездә билгеләр, медальләрдә исемнәребез язылган, кулларыбызда бүләкләр иде. 1982-1984 нче ел чыгарылыш укучылары иң чибәр, горурланып сөйләрлек булдылар. Һәркайсыбыз тормышта үз урынын табып, уңышларга ирешеп гомер кичерәбез. Эльза Мөхетдинова Төмән шәһәрендә табибә, Руфа Кәлимуллина баш бухгалтер, Олег Шәрипов гадәттән тыш хәлләр министрлыгы майоры, авылда яшәгән гади һөнәр ияләре дә тырыш хезмәтләре белән горурланып сөйләрлек. Бәйрәм сәхнәсенә тезелешеп бастык. Классташларымнан рөхсәт сорап, алып баручы булдым. Һәркайсыбыз котлау сүзләрен әйтте, аннары сәхнәгә безне укыткан укытучыларны, класс җитәкчеләребезне чакырдык. Рәсимә апа Абдерахманова җылы сүзләр белән укучыларын котлап, уңышлар теләде. 29-18Класс җитәкчеләребез Лениза апа, Марсель абый Мөхәмәтуллиннарга бүләкләр, мәктәбебезгә сертификат тапшырдык. Ишетсәгез иде, безнең ихлас күңел белән башкарган җырыбызны! Йөрәкләребездә булган бар хисләребезне кушып җырладык. Казанлылар таң калдылар. Безгә белем, тәрбия, көч, дәрт биргән мәктәбебез, укытучыларыбыз, сабакташларыбыз белән мәктәпнең 100 еллыгында да очрашырга язсын. Оешкан, матур онытылмаслык күрешүләрне оештыручыларга, Казанлы авылына, мәктәбебезгә рәхмәтләребезне юллыйбыз. Киләсе очрашуларга кадәр, сабакташларым!” - дип хатирәләре белән уртаклашты ул.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836