Материалы

Вәчир авылында Авыл көне

последние и лучшие новости искусства в мире

Күптән түгел Тубыл районы, Вәчир авылында Авыл көнен бәйрәм иттеләр.

Бәйрәмне авыл башлыгы Дилнур Яналиев ачты һәм авылдашларына исәнлек-саулык, уңышлар, күтәренке кәеф, үз авылларын яратырга, ата-бабаларын онытмаска, авыл тарихы белән горурлануларын теләде.

Бәйрәмнең икенче өлеше бүләкләүләрдән башланды. Озак еллар тырыш һәм фидакарь хезмәте өчен Тубыл районы администрациясе башлыгының Рәхмәт хатын Зарифа Азанова алды. Авылның иң өлкән кешесе – хезмәт фронты ветераны Гыйльминур Азанова, иң нәни кешесе – Амалия Рябикова, яшь гаилә - Туктабикә һәм Рият Дюжаковар гаиләсен дә игътибарсыз калдырмадылар.

“Иң яхшы ишегалды” бәйгесендә җиңүче – Фәрхия һәм Искәндәр Хисаметдиновлар, Рабига һәм Камил Шугуровлар, Гөлшат һәм Абдрахман Турышевлар, Бану һәм Уразали Мусиннар гаиләләренә дә котлау сүзләре яңгырады.

Шулай ук администрация башлыгы авылның эшкуарлары – Г.Шугуров, З.Турышева, Г.Хисаметдиновага бәйрәмне үткәрүдә матди ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен белдерде.

Бәйрәм программасы бик эчтәлекле булды. “Бәхет телим, туган авылым” исемле концерт программасында балалар да талантларын күрсәттеләр, төрле спорт уеннары, теләүчеләр өчен төрле бәйгеләр оештырдылар.

Көрәш һәм гер күтәрү бәйгеләрендә беренчелекне балалар арасында - Камил Азисов, яшүсмерләр арасында – Ильяс Мәмәтов, өлкәннәр арасында Юрий Кобоснян, аркан тарту буенча Равис Фазылов яуладылар. Көч сынашканда хатын-кызлар да калышмадылар. Капчык киеп йөгерүдә беренче урыннарга Гөлнур Янабаева, армрестлинг буенча – Эльвира Абдуллина ия булдылар. Үзе пешергән тәмле татар ашлары белән кунакларны Роушания Уразова сыйлады.

Бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде, балалар һәм өлкән буын өчен дискотекалар белән тәмамланды. Оештыручыларга халыкны илһамландырып матур бәйрәм уздыруларына зур рәхмәт.

З.ФАЗЫЛОВА, Вәчир китапханәчесе. Тубыл районы, Вәчир авылы.
(Нәсимә ТАШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума