Июль 2019 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
“Яңарыш” газетасы аркылы туганнарны, дусларны, авылдашларны күрәбез, укыйбыз. Менә күптән түгел авылдашым Рәүфә Кангазина Әдип абый Гарифхановның тормыш юлы турында язган иде. Әдип Хәким улы үзенең туган авылын яратуын, оныта алмавын китаплар, шигырьләр аркылы язып белдерә. Аның тормыш юлын укыганда, шигыре дә бар иде. “Бил юл”, “Цатлавык” күлен укыгач, еламый түзә алмадым. Чөнки ул шигырь юлларында безнең, кемнәр читтә яшиләр, балачакларыбызны искә төшерә. Әдип абый Ләчек авылының горурлыгы, үзенең туган авылының сөекле баласы. “Бил юлны” җәяүләп йөреп, урак урган, печән чапкан апаларыбыз: Өметбикә Алеева, Зыята Кәримова, Әсхәпҗамал Сәетова, Галия Сәетова, Абитә Сәетова, Галия Тимербулатова, Мәдинә Рихановалар сагындыра. Рәүфә Сәбах кызы да үзенең авылын онытмый, кайтып, күреп, “Яңарыш” газетабыз аша авылдашларын сөендереп тора.
Наилә АБУШЕВА, Вагай районы, Усак авылы.