#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ямбай музеенда очрашу

последние и лучшие новости искусства в мире

29-19Июнь аеның соңгы көннәрендә Ямбай музеенда өлкәбездә танылган фольклорчы һәм җырчы Луиза Сөрмәтова белән очрашу кичәсе булып узды. Ямбай һәм Турай авылы халкы соравы буенча музей хезмәткәрләре оештырган бу кичәдә ул үзе турында, кыскача иҗат юлы, ничек фольклор белән шөгыльләнә башлаганын сөйләп үтте. Бу кичәдә Луиза ханым шулай ук себертатарларының җыр хәзинәсе, гомумән, халык иҗаты белән кызыксынган халкыбызга танылып өлгергән һәм тиз арада таралып киткән үзенең “Себер татарларының җырлары, бәет-мөнәҗәтләре” исемле фольклор җыентыгын 11 тапкыр тәкъдим итте.

Ул бәет, мөнәҗәт жанрларына төшенчә биреп, төрле тематик төркемнәргә бүленүе турында аңлатып, берничәсен көйләп күрсәтте. Һәм безне сөендереп, таң калдырып, һәрбер жанр төркемнәренә тукталып - авыл, кыска, озын көйләрен, төрле такмаклар башкарып үтте.

Луиза ханымны газета, телевидение һәм сәхнә аша күреп, ишетеп күптән белсәк тә, без аны яхшылап белеп бетермәгәнбез... Үзе сандугач кебек бәләкәй генә булса да, андагы тавыш, андагы рухи байлык күңеленнән ташып, күзләреннән нур балкып торган мөлаем, сөйкемле, күпләргә үрнәк булырлык иҗат кешесе икән. Әле үзе юмарт та, җор, шаян сүзле дә, гади һәм миһербанлы кеше икәненә дә инандык. Луиза ханым бу көнне чын-чынлап безнең кебек өлкән кешеләренә бәйрәм ясады, матур җырлары белән яшьлегебезгә кайтарды, шатлык өләште һәм елатты да.

Луиза ханыма мең-мең рәхмәт сүзләре җиткереп, киләчәктә зур иҗади уңышлар, саулык-сәламәтлек, яңадан-яңа үрләргә ирешергә язсын дигән теләктә калабыз! Танылган шәхесләребез белән тагын да очрашырга насыйп итсен.

Ямбай, Турай авылы халкы исеменнән

Майшәкәр ФӘЙЗУЛЛИНА,
Мәдинә САДЫЙКОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836