Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Корбан бәйрәме кысаларында Төмән шәһәренең Мельникайте урамындагы мәчеттә балалар көне буе ял итеп, түләүсез, батутларда сикерделәр, квадроциклларда йөрделәр. Күпләр ярминкәдә кул эшләрен, үзләре пешергән ризыкларны саттылар. Кайберәүләр дини темага багышланган викториналарда катнашып, бүләкләр оттылар. Балчыктан ясалган әйберләрне буяу буенча мастер-класс оештырылды. Аны Ямбай авылыннан килгән Гүзәл Фәхретдинова алып барды. Мәчет бинасын, мәчет ишек алдында гөрләгән чараны рәсемгә төшерүчеләр дә булды. Ата-аналар да үзләренә төрле шөгыль таптылар. Шул арада без әлеге бәйрәмне оештыручыларның...
Тубыл педагогия институтында татар теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча укытучыларны әзерләү курслары тәмамланды. Курсларда укучылар программаны уңышлы үтеп, дипломнар алдылар. Бер ел буена тыңлаучылар татар теле һәм әдәбияты, грамматикасы, теория һәм практика буенча уку сәгатьләрендә өстәмә белем үзләштерделәр. Татар теле һәм әдәбиятны укыту методикасы, яңа технологияләрне өйрәнү сәгатьләрен дә кызыксынып тыңладылар. Быелгы курсларны тыңлаучылар арасында төрле һөнәр ияләре, шулай ук Тубыл педагогия институты студентлары да бар иде. Студентлар өстәмә белем алып, туган телгә мәхәббәт, кызыксыну...
Өлкә күләмендә узган Якуб Зәнкиев иҗаты буенча викторинада иң күп катнашучылар, 9 кеше, Вагай районы Тугыз авылыннан булдылар. Актив, милләт җанлы, татар әдәбиятын белгән дустыбыз авыл клубының мәдәни чаралар оештыручы хезмәткәре Зөлхәйдә Сәйдуллинага рәхмәтлебез.
Фәния Төхвәтуллина
1 урынга лаек булган Төмән шәһәрендә яшәүче ветеран укытучы Фәния Төхвәтуллина: «Викториналарда катнашу – ул үзебезнең белемебезне генә тикшерү түгел, ә яңадан эзләнүләргә, китаплар укырга этәрә. Викториналар, бәйгеләр турында белдерүне без өлкә газетабыз «Яңарыш»тан укып беләбез», - дип яза. Хөрмәткә лаеклы...
Менә 2024-2025 нче уку елы да ахырына җитте. Тугыз урта мәктәбендә балалар өчен «Шатлык» ял лагере эшли. Ә сәләтле укучылар җәйге ялларын Татарстан җирендә оештырылган ял сменаларында үткәрә. Менә инде ничә ел дәвамында безнең укучылар «Бүләк», «Гөлстан», «Нурлы алан» һ. б. ял лагерьларында мавыктыргыч, кызык ял итәләр.
Быел квота буенча безнең мәктәпкә бер генә урын бирелде. Ул урынны без алдынгы укучыбыз Риана Бабшановага, бер бәхәссез, тапшырдык. Риана мәктәп үзидарә «Яңарыш» балалар оешмасы президенты вазифасын башкара. Бик яхшы билгеләренә генә бу уку елын да тәмамлады. Мәктәп оештырган...