#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ак халатлы фәрештәләр

последние и лучшие новости искусства в мире

Быел 9 нчы Вагай район шифаханәсендә ике кабат дәваланырга туры килде. Бу турыда газетага язуымның сәбәбе: биредә бик күп милләттәшләр эшлиләр. Алар – Венера Нигъмәтулла кызы Сәетова, Сабина Нурмөхәммәт кызы Әйтбаева, Клариса Рафаэль кызы Кармышакова һ.б. Клариса ханым шифаханәнең терапевтлар бүлегендә бик озак еллар эшли. Ул үзенең тыйнаклыгы, кешелеклелеге, үз һөнәренең остасы буларак һәкемнең күңелен яулый. Ул һәрвакыт ак халат, перчатка, маскада гына йөри.

Шундый игътибарлы, сабыр, түземле, кеше сәламәтлеген кайгыртучы, хәлен аңлаучы кыз үстергән әнисе Мөхибҗамал Әбүзәхмәт кызы Хәнәфиевага без, сазъяк артында яшәүче татарлар, зур рәхмәтебезне белдерәбез. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, соңгы елларда район шифаханәсенең эше күзгә күренеп яхшы якка үзгәрде, бинада чисталык, пөхтәлек. Терапевтлар бүлеген җитәкләүче Галина Анатольевна Смолякова, мине дәвалаучы Олеся Николаевна Манина турында да бары тик мактау сүзләре генә әйтергә була. Әйтерсең, аларга табиб булырга Ходай үзе фатыйха биргән. Күп очракта без аларның фидакарь эшләренә бик үк игътибар итмибез, чирләгәч кенә мөрәҗәгать итәбез. Мин дә менә 1957 нче елдан йөрәк чире белән интегәм. 20 нче сентябрьдә 80 яшемне каршылау – дәвалаучы табибларым тырышлыгы, Аллаһым теләге белән дип беләм. Бүгенге көндә туган Усак авылым сазында капчыклап мүк җиләге җыям, күптән түгел 50 чакрым юлны 8 сәгатьтә җәяү атлап үттем. Ә үткән ел өч кеше 32 капчык мүк җиләге җыйдык. Гомеремдә тәмәке тартмадым, коньяк тәмен дә 60 яшемә җиткәч кенә белдем.

11 көн эчендә мине аякка бастырган табибларга рәхмәтем бик зур, аларга сәламәтлек, гаиләләрендә, эшләрендә уңышлар телим.

Әхмәтшәриф БУХАРИН. (Р.КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836