#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Баеш мәчете хәлләре

последние и лучшие новости искусства в мире

39-7Вагай районы, Баеш авылы мәчетен Нурикамал Хәкимҗан кызы Хучашева 2010 елдан бирле карый. Бу җаваплы вазифаны ул үз теләге белән кабул итә. Һәм хәленнән килгән хәтле мәчет эшен рәткә салу, төзекләндерү, җиһазлау өстендә тырышып эшли. 2013 елда авыл мөселманнары дини оешмасы булдырылгач, халык аны бертавыштан оешма рәисе итеп сайлый. Нурикамал Хәкимҗан кызы белән без Төмән шәһәрендә Ураза гаете көннәрендә очрашып сөйләштек. Авылдашларының ышанычын акларга тырышкан ханым яңалыклар белән бик теләп бүлеште. “Хәким ата җирләнгән астанабызга хәтта чит төбәкләрдән “кече хаҗ”га дип киләләр. Җыелган садака акчасына мәчеткә тимер ишек утырттык, югары вольтлы ут керттек, кирәкле җиһазлар, табак-савытлар сатып алдык, Үткән ел мәчет түбәсен яңарттык, хәзер инде пластик тәрәзәләр куйдырырга җыенабыз.

Шулай ук мәчеткә документлар ясадык, инде җирне законлаштырасы бар. Гомумән әйткәндә, мәчеттә эшләр бара. Элек хәтем ашлары уздырганда, гореф-гадәт йолаларын башкарырга муллабыз булмау сәбәпле, күрше авылларга, Тубыл шәһәре мәчетенә ялварып мөрәҗәгать итә идек. Күптән түгел Ялутор районыннан Мәскәүдә дини белем алган яшь егет – Илфан Шәүкәт улы Сирачев безнең якларга килеп, авылыбызны бик ошатып, имам вазифасын башкарырга ризалык белдерде. Хәзер ул мәчеттә вәгазьлар сөйли, җомга намазлары уздыра. Дин дәресләрен өйрәнергә теләүчеләр өчен якшәмбе мәктәбе эшли башлады. Әлегә имамыбыз фатирда яши, шуңа авылдашлар белән сөйләшеп, мәчет ишек алдындагы кечкенә йортны ремонтларга булдык. Хезмәт хакы түләү турында да уйландык, халык, берсүзсез, ай саен үзләреннән түләп барырга ризалык белдерде”, - дип сөйләде.

Нурикамал Хәкимҗан кызы Тубыл зооветтехникумында белем алганнан соң, 20 ел “Дзержинский” совхозында ветеринар булып эшли, шул ук елларда читтән торып Төмән авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Совхозлар таркалгач та, югалып калмый, балачактан физик эшкә күнеккән ханым, болай да хайваннары күп булуга карамастан, Төмән шәһәренә барып “Тополя” нәселле терлек үрчетү заводыннан үгез белән бозау алып кайтып асрый. Бу җиңел булмаган эшендә иң зур ярдәмчесе - улы була. Бүгенге көндә Нурикамал Хәкимҗан кызы лаеклы ялда, хәзер тынгысыз җан бөтен күңелен, көчен, вакытын мәчет эшенә багышлый.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836