Материалы

Чәчәкләр – матурлык чыганагы

последние и лучшие новости искусства в мире

Җәен Киндерленең Механизаторлар урамында булырга туры килде, атаклы сыер савучы, “Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исемен алган Сорур Рәхмәтулла кызы Хәлилова йорты янында тукталдым. Аның хезмәт юлы 13 яшеннән әнисе белән бергә фермада сыер савудан башлана. Элек кул белән сауган булса, соңгы елларда гына машина белән эш итү бәхете насыйп була. Аңа 82 яшь, сәламәтлеге какшаган, шуңа карамастан яшелчәсен, бәрәңгесен утырта, кош-кортлар асрый, хуҗалык та үз җилкәсендә.

Тәрәзә алдындагы рәшәткә эчендәге чәчәкләрен чүп үләннәрдән арындырып йөри икән. Юл аркылы күршесе Нәркизия Әхтәриеваның яшелчә бакчасы буйлап матур бояр гөленең (мальва) чәчәк атып утыруына хәйран калдым. Урам буйлап бара торгач, ерактан ук рәшәткә эчендәге матур-матур чәчәкләргә күзем төшеп тукталмыйча китә алмадым. Ник кенә чәчәкләр арасында бер чүп үләне булсын, матур төрле төстәге чәчәкләр күзнең явын алып, тирә-якка нур сибеп, хуш исләрен таратып утыралар. Зәйтүнә апа Әхтәриева исән чакта яшелчә бакчасындагы гүзәл кашкарыйларның чәчәк атып утыруларын күреп сокланган идем. Хәзер ул урында яңа йорт төзелде, хуҗалары – кече улы Әскәр белән тормыш иптәше Фирдәвес. Алардан 4 йорт аркылы ветеран укытучы – Фәридә Юсупова яши. Аңа беркем дә тиңләшә алмый, яшелчә бакчасы, ишек алды, тәрәзә алларын искитәрлек тәртиптә тота. Нәфис чәчәкләр үстереп, гөлбакча эчендә яши. Чәчәк үстерүчеләр шактый икән: олы яшьтәгеләрдән 83 яшьлек Хәтимә Ногманова һәм Рабига Әхтәриева, 68 яшьтә Фәния Хәмидуллина, 65 яшьтән алып 40 яшькә кадәр – Наилә Мотыйгуллина, Асия Фазлуллина, Рузалия Самарханова, Рәсимә Төхвәтуллина, Фирзинә Краморова, Фирдәвес Алеева, Фәния Төхвәтуллина, Гөлфинур Бакиева, Асия Мөхәммәтова, Фәнзилә Әхтәриева, Разия Сабитова, Зиләфрүз Фазлуллина, Зөлфия Көлмәтова. Төмәндә яшәүче Шәмсегаян Заһидуллина да туган йортын чәчәкләр белән әйләндереп алган.

Авылдашларымның күпләре тәрәзә алдындагы рәшәткә эчендә генә түгел, ишек алларына да, яшелчә бакчаларына да чәчәкләр утыртып, гөлбакчага әйләндерүләренә гаҗәпкә калып, матурлыкка омтылып яшәүләренә шатландым.

Динара ХӘБИБУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума