#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кыткүлнең мөхтәрәм өлкәннәре

последние и лучшие новости искусства в мире

39-1Түбән Тәүде районы, Кыткүл авылына балачакта кунакка еш бардым. 1980 елларда әниемнең сеңлесе биредә фельдшер булып эшләде. Әтием атна саен балык тотарга күлгә төшә иде. Балачакта ашаган Кыткүл табаннарының тәмлелеген башка бернинди балык белән чагыштыра алмыйм. Авыл табигатьнең иң матур җирендә урнашкан. Тирә-ягын мәһабәт Себер урманнары уратып алган, ерак-еракларга чәчүлек кырлар җәелеп киткән. Авылның эченә транспорт керми, җәен урамнар яшел чирәм белән каплана. Сиртмәле коеларга карап сокланасың. Монда озак еллар “Большевик” колхозының сарык фермасы эшләде, 1990нчы елларда да таркалмады, хәзерге көндә дә гөрләп тора. ООО “ПК “Молоко” кәҗә фермасын да ачты. 2003 елда авылда Бөек Ватан сугышы каһарманнарына багышланган һәйкәл ачылды. Анда яуда сугышкан 40 солдатның исеме язылган, 23 кеше сугышта мәңгегә ятып калган.

Һәр авыл үзенең яшәгән халкы белән күркәм. Кыткүлдә гомере буе колхозда һәм башка тармакларда намус белән тырышып эшләгән милләттәшләребез яши, нигездә, өлкәннәр. Мәгъсүм абый белән Асия апа Кәримовлар - биш, Сәйфетдин абый белән Разия апа Галямовлар - өч, Рәйсә апа белән Әүһәт абый - өч, Зиннәтулла абый белән Наилә апа Абдрахмановлар өч акыллы, тырыш, кешелекле балалар үстергәннәр. Кыткүлнең башка гаиләләре дә илебез өчен мактауга лаеклы балалар тәрбияләгәннәр.

Гомер аккан су кебек, әллә ни арада үтә дә китә. Арабызда олы яшьтәге мөхтәрәм әби-бабайлар саны көннән-көн кими бара. Алар бит илебез кичергән вакыйгаларның тере шаһиты. Кыткүл өлкәннәре - Мәстүрә апа Фәтхуллина, Мәрьям апа белән Тәүзих абый Насыйровлар, Галимҗан абый Батталов, сугыш ветераны Фәттах абый Гайнетдинов һәм башкалар истә калганнар.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836