Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мактауга лаеклы укытучы

последние и лучшие новости искусства в мире

27 нче сентябрьдә Люция Гариф кызы Гомәровага 75 ел тула. Ул 40 елдан артык Ямбай урта мәктәбендә рус теле укытучысы булып эшләде. Югары белемле, тырыш укытучыны мәктәп мөдире һәм укытучылар класстан тыш оештыручы һәм директор урынбасары итеп билгеләделәр.

Люция Гариф кызы 1956 елда ерак Омск өлкәсе, Большеречье районы, Чарналы авылыннан Тубыл дәүләт институтына укырга килә. Әнисе Мәрзия апа Кормашева Омск шәһәрендә башлангыч классларда укытучы булып эшли. Иптәше Гариф дөнья куйгач, ул апасы Әминә белән нәни кызларын алып шушы Чарналы авылына килеп төшә һәм анда укыта башлый. Укытучы эш хакына ике кызын үстереп, аларга югары белем бирә. Олы кызы врач, кечесе Люция укытучы һөнәрен сайлыйлар. Әниләре гадел, эш сөючән, намуслы укытучы буларак, кызларына ятимлекне белдермичә үстерә. Әнисенең кеше балаларын үз балалары кебек яратып, аларга чын күңелдән белем, тәрбия бирүен Люция дә күреп үсә. Тубыл дәүләт институтында Люция Гариф кызы бик тырышып укый. Имтиханнарын яхшы билгеләргә биреп, дәүләт стипендиясен ала.

1961 елда институтның филология факультеты рус һәм татар теле бүлеген тәмамлап, Ямбай урта мәктәбенә укытучы итеп җибәрелә. Монда аның яшьлеге узды, иптәше Владелин белән бик тату яшәделәр, ике кыз, бер онык үстерделәр. Иптәше аучы, балыкчы, бакчачы иде. «Свердловск өлкәсе якларында ау сезоны ачылгач, лицензия белән утыз-кырыклап үрдәк атып кайткан чаклары да булды”, - дип сөйли Люция Гариф кызы.

Владелин Талип улы дөнья куйганга да 4 ел үтеп китте, иптәше аны юксына, бергә яшәгән вакытларын сагынып сөйли. Люция Гариф кызы кешелекле, киң күңелле, сабыр холыклы, олыны олы итә белүче, кечегә ярдәм кулы сузучы, миһербанлы, илһам нуры чәчеп торучы дустыбыз, курсташыбыз, коллегабыз. Ул бакча эшен ярата, чәчәкләр үстерә, кышка кыяр-помидордан әзерлекләре дә уңышлы килеп чыга. Бик кунакчыл, кем керсә дә якты йөз белән каршы ала.

Бу хөрмәтле укытучы бик күп мактау кәгазьләре, грамоталар алып “Мәгариф отличнигы” исеме белән лаеклы ялга чыкты.

Хөрмәтле дустыбызны 75 яшьлек олы юбилее белән котлап, саулык-сәламәтлек, бәхетле озын гомер телибез.

Дуслары - Рауза, Бибиниса, Рәшидә, Флера, Луиза, Бибинур.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836