tyumen

Безнең беренче сайт 

Календарь 

Июль 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Электронная почта 

Карт өянке

последние и лучшие новости искусства в мире

(Хикәя)

(Дәвамы. Башы 23 санда).

Җомга көнне Фатыйма әби Гөлназны дәшеп алды да, елга буена алып төште.

- Сөйләшеп алыйк әле, кызым. Якшәмбе көн балаларны чакырам. Камалның әти-әнисенә барабызмы, үзе белән дә сөйләшәбезме? Алып кайтам дисә, син ризамы?

- Юк, - дип кырт кисте Гөлназ.

- Нишләп, - дип гаҗәпләнде әбисе.

Елга буенда Гөлназ әбисенә барын да әйтмәгән иде. “Теге төнне” Камал аңа:

- Линар белән Гөлназ аерылмаслык дуслар дип ишеткән идем, кечкенәдән алар бергә уйнап үскәннәр, бер-берсен яраталар, - дип сөйлиләр. Үзем дә икегезнең гел бергә йөргәнегезне күрә идем. Сезне сынап карыйм дигән идем, аердым бит тәки, - диде дә, кеткелдәп көлеп куйды.

Гөлназның аңына Камал әйткән сүзләрнең мәгънәсе барып җиткәч, өстенә салкын су койгандай булды.

- Линар белән икебезнең арабызны бозар өчен генә миңа якынлашкансың икән? – дип кенә әйтә алды.

Аның йөрәге кысылды, сулышы буылды, көчкә кайтып җитте теге юлы. Камал артык чишелеп киткәнен аңлады һәм йөрәгенә курку төште. Гөлназның балага узганын ишеткәч:

- Төшер, бергә укырга керербез, бер-ике елдан өйләнешербез, - дип үгетләде. Гөлназ инде аңлаган иде, Камал аны яратмаган, алдаган ул аны. Тәҗрибәсез, эчкерсез Гөлназ, беркемнән андый матур сүзләрне ишетеп карамаганга, ышанды ул Камалга, чыннан да ярата икән дип үзен аның кулына тапшырды бит.

Камал исә бөтенләйгә югалып калды. Бу хәлләрне әтисе белән әнисенә сөйләде.

Гөлназның әтисе, Ниязның ике абыйсы, җизние һәм бик күп туганнары бар бит. Камал өчен бик куркыныч һәм яхшы булып бетмәячәк. Гөлназ әбисенә Камалның шул сүзләрен җиткерде.

Фатыйма әби аңлады, аның «юк» дигән сүзен дөрес дип тапты. Якшәмбе көн төшке аштан соң Фатыйма әби ике улын, киленнәрен, кызы белән киявен чакыртты. Үзе төпчек улы Нияз белән үз өендә яши иде. Аш бүлмәсендәге өстәл артына кертеп утыртты да, булган хәлне ашыкмыйча, тыныч тавыш белән сөйләп бирде. Ләкин Гөлназның яр буенда җомга көн сөйләгәнен әйтмәде. Аннан аһ-ваһ килгән гаиләсен тынычландырды да:

- Андый хәлгә калган Гөлназ беренче һәм соңгы түгел. Кеше сөйләр дә куяр. Без ул хәлдән дөрес итеп үтеп чыгарга тиеш, - диде.

- Ничек инде була ул, дөрес итеп чыгу? – диештеләр өстәл артындагылар. Бу сорауга әтиләре җавап бирде.

- Сез безне, Аллага шөкер, тыңлап үстегез, кешедән ким түгел тормышыгыз. Хәзер Гөлназның язмышын хәл итәбез. Әниегез белән минем сүздән чыгасы булмагыз. Рөхсәтебез юк. Аны кыйнап төрмәгә утырырсыз, төрмә юлын таптар хәлебез юк. Гаиләләрегезне кем карар? Ул маңка өчен тормышыгызны бозмагыз. Ишеттегезме?

- Ишеттек, сөйләшеп карарга ярамыймыни инде? – диде Нияз. Фатыйма әби:

- Юк, - диде каты итеп. Камалның бәхете булмаячак, без күрмәсәк, сез күрерсез. Хәзер Гөлназның язмышын уйларга кирәк. Аңа авыр сүз әйтмәгез, су яныннан алып кайттым мин аны, сикермәкче булып төнлә басмада тора иде. Айнур апам шул басмадан сикереп, су белән агып китте бит, сез аны беләсез.

Ул хәл болай булды. Авыл егете Хәлим белән Айнур яратышып йөрделәр. Айнур: «Көтәм, иркәм, мин сине», - дип озатып калды.

Хат алышып тордылар. Бер ел калды дигәндә, Әфган сугышы башланып китеп, Хәлимне цинк табутта алып кайттылар. Хәлимне авыл халкы авыл советы каршында митинг ясап, автоматтан атып озаттылар. Бер айдан соң: “Минем өчен кайгырмагыз, мине Хәлимем чакыра”, - дип язу калдырып суга ташлана. Ун көн эзлиләр, унберенче көнне 20 чакрымдагы рус авылыннан хәбәр килә. Айнурны алып кайтып Хәлимнең янына җирлиләр, икесенә бер читән ясадылар. Сеңлесе Фатыйманы апасының кабере яныннан көчкә алып кайттылар. Әнә шул хәлләрдән соң Айнур апасы аның төшләренә кереп яки исемен әйтеп, ярдәм итеп тора. Теге төнне дә Фатыйма әбине Айнур уятты бит. Әгәр апасының тавышын ишетеп уянмаган булса, Гөлназ да суга ташланган булыр иде.

Камал авылдан чыгып качкач, башта күрше авылда яшәүче апасында яшәп карады, үзе теләп армиягә китте. Шул киткәннән авылга кайтып кермәде.

Гөлназның әтисенең бертуган апасы идарәдә бухгалтер булып эшли иде. “Әйдә, бухгалтерлыкка укы. Мин лаеклы ялга киткәч, мине алыштырырсың”, - диде. Гөлназ кирәкле документларны җыеп, август ае башында ук әбисе белән шәһәргә китеп, Фатыйма әбинең бертуган сеңлесенә барып урнаштылар. Документларын әтисе белән бергә барып тапшырдылар. Гөлназның аттестатында “4” һәм “5” билгеләре генә торганга, аны шул көнне ук укырга алдылар. Бала тугач, Гөлназ укырга киткәндә, баланы әбисе карап калырга булды. Гөлназ монда да алдынгылардан булып укыды. Төп фәнне алып баручы укытучысы: “Институтка читтән торып укырга керерсең”, - дип мактады. Яшь, энергиясе ташып торган Гөлназ тырышып укыды.

Гөлназ ир малай алып кайтты, аңа Азат дип исем куштылар.

Җәйге каникулга авылга Фатыйма әби берүзе кайтты. Алырга килгән әтисе дә, әбисе дә Гөлназны кайтырга үгетләп карадылар, ләкин ул: “Кеше күзенә күренеп йөрисем килми”, - дип кайтмады. Ә чынында аның Линарга күренәсе килмәде.

Күпме генә яшәгән Гөлназ белән Линар өч яшьләреннән бергә уйнап үсәләр.

Линар Гөлназдан бер яшькә кече. Мәктәпкә кергәнче, Гөлназ Линарны көче җиткән хәтле саклап-яклап йөрде, егылса күтәргән булды, әниләре биргән конфет-прәннекләрне бүлеп ашадылар.

Мәктәпкә кергәч тә, дуслыклары өзелмәде. 13-14 яшьләрендә дә Линарның күзенә Гөлназдан башка беркем күренмәде. Әле үсмер бала булганлыктан, үзенең уй-хисләрен, тойгыларын аңламый иде ул. Гөлназ да Линарга дус итеп карый, аралаша.

Линар исә урамда күренмәде, әтисе көне буе эштә булганга, җәй көннәрендә ул абзардагы эшләрне бетерергә тырышты. Мәктәпкә керергә бер атна калганда, Линар дустын эзләп өйләренә керде. Гөлназ шәһәргә укырга китте дигәчләр, бу көннәрдә Фатыйма әбинең дә күренмәгәне исенә төште.

Линар уйга калды. Ничек инде болай булды? Нишләп Гөлназ китер алдыннан саубуллашмады икән?

Линар Гөлназны үзара Гөлкәем дип йөртә иде. Укырга кергәч кенә авылдагы гайбәтләрне ишетте ул. Егет өчен дөньяның асты өскә әйләнде.

Ул көнне дәресләргә кермәде. Елга буена төшеп, яр буйлап Гөлназларның бакчасына кереп өянке астындагы эскәмиягә килеп утырды. Бу юан агач аларның өченче бер дуслары иде. Алар өянкегә менеп, юан ботагына утырып, аякларын салындырып сөйләшеп утырырга яраталар иде. Яңгыр яуса өянке астындагы эскәмия астына ук кереп яшеренәләр. Әнә кояш нуры астында көмеш кебек ялтырап яткан елга да үз урынында, тик аның дусты юк. Линарның йөрәге кысылды, җаны телгәләнде, күзләреннән яшьләр акты.

Өйгә кичен кайтып керде дә, әнисеннән сорады: “Син Гөлназ турында белә идеңме?”

- Әйе, белә идем.

- Ник әйтмәдең?

- Камал белән сугышып, берәр хәл булмасын дип дәшмәдем, баксаң Камал өйдә дә булмаган икән. Артык пошаманга төшмә, улым, тормышта була торган хәл бу, җайланыр әле. Әнисе нидер сөйләде дә сөйләде. Линарның аңына әнисенең соңгы сүзләре хәзер генә барып җитте: “Сез икегез дә бик яшь әле. Хәрби хезмәткә барып кайт. Шушы бер-ике ел эчендә Гөлназ кияүгә чыгып китмәс, ул андый кыз түгел. Гөлназ риза булса, алып кайтырбыз аны килен итеп. Баланы бергәләшеп карарбыз, шулай бит әтисе?»

Әнисе сүзен раслап: “Шулай шул. Баланы оныгыбыз итеп үстерербез”, - дип Линарны юатырга тырыштылар.

Әбиләр чуагының матур бер көнендә Линар өянке янына төште. Өянкенең яфраклары саргаеп коела башлаганнар. Карт агачны кочаклап: “Икебез генә калдык бит, дускаем. Саклый алмадым Гөлкәемне”, - дип елый-елый исенә төшереп утырды. Әнә Гөлназның әтисе ике сыерчык оясын бау белән бәйләп элеп куйган иде. “Кадак кагарга ярамый, өянке корырга мөмкин, менә бусы - синеке кызым, бусы – Линарныкы булыр. Карагыз аны, балалары чыккач, бу тирәдә күп йөрмәгез. Сездән куркып ашата алмый йөрмәсеннәр, балалары ач калыр”, - дип кисәтеп куйды.

Кыш көннәрендә дә Линар өянке янына кар ерып килеп йөрде. Өянкене кочаклап: “Син дә минем шикелле Гөлкәемне юксытасыңмы?”, - дип өянкенең калын кабыгын сыйпады.

Бала туганчы Фатыйма әби авылга килеп йөрде. Беренче килгәнендә Линар йөгереп кереп әбигә кочакланды да, елап җибәрде. “Гөлкәем кайда? Ник кайтмый? Кайчан кайта? – дип күз яшьләрен сөртә-сөртә сорауларын яудырды...

(Дәвамы киләсе саннарда).

Имбира РАФИКОВА, Төмән районы, Ямбай авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836