tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Baner 230x300 1

Календарь 

Январь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Үпкә суда батмый…

последние и лучшие новости искусства в мире

Төн уртасында Гөлүсәнең кычкырып, елап уянуы бөтен гаиләне аякка бастырды. Ул әле уянгач та төшеннән аралана алмыйча: “Бәбкәне тилгән алды”, – дип, елавын дәвам итте. Аның сүзен ишеткән кайнанасы аптырап калды. Яхшы төш түгел иде бу, чөнки киленнең бала тудырырга вакыты җиткән. “Йә, Раббым, хәерлегә генә булсын”, – дип Гадилә бүлмәсенә кереп китте. Әле таң атарга ерак булса да, инде берәү дә йокларга җыенмады. Иртән Илгизәр хатынын тудыру йортына илтте.

– Борчылма инде, барысы да әйбәт булыр, – дисә дә, Илгизәрнең күңеле тыныч түгел иде. Чөнки әле алар бала вакытта Гөлүсәләрнең каз бәбкәләрен тилгән алган иде. Гөлүсәнең абыйсы Дилүс – Илгизәрнең бик якын дусты булды. Алар Гөлүсәне казлар сакларга калдырып, үзләре каядыр китеп бардылар, ә кызчык курчаклары белән мавыгып, казларны онытып та җибәргән. Малайлар ишетелгән тавышка йөгереп килсәләр, кыз куркуыннан ап-ак булган, хәтта сөйләшә дә алмый. Шуннан ул шактый гына авырып ятты. Соңыннан барысы да үтте, дип уйласалар да, күрәсең, үтмәгән.

   Илгизәр өенә кайтып, ризыклар алып, яңадан тудыру йортына барганда, шактый вакыт үткән иде инде. Йөгерә-йөгерә өченче катка менгәндә, тудыру бүлмәсенең ишегенә уелган тәрәздә бер хатын ире белән сөйләшеп тора иде. Илгизәр аларның сүзен ишетеп алды:

– Беләсеңме, – ди хатын иренә, – бүген монда бер хатын негр баласы тапты, күрсәң, исең китәр. Аларның сүзен ишеткән акушер хатын ирне тәрәз яныннан куып җибәрде, хатынны әрләп палатага кертте. Илгизәр әкрен генә:

– Әйтегез әле, зинһар, иртән килгән Сабитова котылдымы әле? – дип сорады. Акушер хатын никтер иргә туры карамый гына:

– Әйе, шөкер, котылды, улыгыз бар, исән-саулар, тик әле хатыныгыз йоклаган, аңа йөрергә ярамый, бик авырлык белән генә тудырды, - дип тизрәк китү ягын карады, тагын нәрсәдер әйтергә уйлаган кебек булса да, кире борылып, палаталарга китте. Илгизәрнең күңелен шатлык биләп алды, йөгерә-йөгерә баскычтан төшеп, авылга сөенче алырга кайтып китте. Үзе күңеленнән теге негр баласы тапкан хатын турында уйлады. “Хәер, бәлки ире негрдыр, я йөреп тапкандыр, беткәнмени андыйлар”, - дип уйлады. Тик өенә кайтып капкадан керү белән өстенә кайнар су сипкән кебек куырылып калды. Инде өендә негр баласын Гөлүсә тапканын беләләр иде. Күршеләрнең район үзәгендә яшәүче кызы да шул вакытта бәбиләгән икән, шунда ук өенә шалтыратып әйткән. Берничә сәгать элек кенә шатлык көткән йорт эчен хурлыклы кайгы басып алды. Начар хәбәр - яман чир кебек бит ул, бөтен авылга тарала. Шул арада Гөлүсәнең әти-әнисе дә килеп җитте. Әтисенең дулавына чама юк, әнисе дә, кызыгыз үлгән, дисәләр дә болай авыр булмас иде, дип елый, ни оят бит, дип кабатлый. Бердәнбер кеше, Гөлүсәнең кайнатасы гына:

– Тәүбә, диген, кодагый, газиз балаңа үлем теләмә, безнең килен азып-тузып йөри торган бала түгел ул, нәсел җиде буынга кадәр бара, диләр. Бәлки, берәребез ягында булгандыр, без белмибез генәдер, – дип куйды. Үзенең күзләре тулы яшь иде. Бик ярата иде шул киленен Идият. Аңа каршы хатыны чәпчеде:

– Минем нәселемдә андыйлар юк, сездә генә булса инде. Шул арада өйдән Гөлүсәнең Казанда институтта укыганда төшкән рәсемен алып чыгып селекте (кай арада табып алган диген!).

- Менә карагыз, кемнең нәселе бу?

Ә рәсемдә Гөлүсәнең артында негр егете басып тора иде. Бу рәсем утка бензин сипкәндәй булды. Баладан яңа котылып, хәлсез яткан хатынга, сөйрәлчек, дигән исемне чәпәп тә куйдылар.

   Гөлүсә уянганда янында берәү дә юк иде. Аны ялгызын гына бер палатага салганнар. Күрше палаталарда балалар тавышы ишеткәч, әкрен генә торып ишектән чыкты, аның хәле юк иде. Коридор тынып калды, димәк, балаларны китереп бетергәннәр. Ә аның улын ник китермиләр икән? Улы кем төсле икән? Илгизәргә охшаса, бик матурдыр инде. Шундый уйлар белән юынып, үзен тәртипкә китерде, янәсе, улы килгәч, әнисен матур, дисен әле. Күңеле белән ирен көтте, әллә бәби тәпиен “юып”, килергә ояла микән, дип уйлады. Шул чагында тып-тын коридорда котырган үгез кебек, исерек Илгизәр пәйда булды. Гөлүсә коридорда тәрәз янына баскан иде, эзлисе дә булмады.

– Нәрсә урамга карап торасың, әллә негрыңны көтәсеңме?!

Әле бу вакытта Гөлүсә үзенең нинди бала тапканын белми иде, ул аптырап калды.

– Сөйрәлчек, кайда уйнаштан туган көчегең? Мин аны тәрәздән бәрәм!

Тавышка табиблар җыелды, тик үгез кебек ир аларны берәм-берәм алып ташлады. Гөлүсә елый-елый баласын сорады, ул ап-ак улын иренә күрсәтсә, бу мәхшәр бетәр, дип уйлады. Тик баланы китермәделәр. Шул арада ике милиционер кереп, Илгизәрне алып чыгып киттеләр. Киткәндә:

– Авылда эзең дә булмасын, сөйрәлчек, - дип кычкыра-кычкыра чыгып китте. Гөлүсә аңын югалтып егылды. Бу хәлгә аптырашта калган хатыннар барысы да Гөлүсәгә нәфрәтләнеп карадылар. Янәсе, нинди чибәр ире була торып, негр белән йөреп бала тапкан. Гөлүсә аңына килгәч, тагын баласын сорады. Акушер хатын аңа дөрестән дә аның баласы кара тәнле икәнен әйтте.

Гөлүсә Зәбирә Әхмәтовнага карап катып калды:

– Сез ни сөйлисез, әллә Илгизәргә дә шулай алдадыгызмы? –  дип Гөлүсә кычкырып елап җибәрде.

– Мин бит күрдем, минем балам ап-ак иде, күрдем бит, күрдем... – дип кабатлады аптырашта калган хатын. Аннары баланы күрсәткәч, аңын югалтып егылды. Биләүдә Гөлүсә бары телевизордан гына күргән негр сабые, күзләрен зур ачып Гөлүсәгә төбәлгән иде. Гөлүсә аңына килгәч, үз баласын китерүләрен сорады, ялварды. Бу балага әйләнеп тә карамады:

– Кая куйдыгыз минем улымны, кемгә бирдегез? Зинһар өчен, алып китегез бу җен баласын, – дип елап табибларга ялынды.

– Җен баласы булса, матурым, җеннәр янында йөрмәскә иде, – диде аптыраган Зәбирә Әхмәтовна. – Әлегә кадәр безнең районда җен баласы табучы юк иде әле...

Палатадагы хатыннар да Гөлүсәгә аңлатып карадылар, тик юкка. Үз баласын сорап елый-елый хатынның температурасы күтәрелде, күкрәкләре шешеп түзә алмаслык авыртты. Елап хәлдән тайгач, уколлар биреп йоклаттылар. Илгизәр кабат килмәде, чөнки милиционерларга каршылык күрсәткән өчен аны унбиш тәүлеккә ябып куйганнар иде.

Гөлүсәнең әти-әнисе дә кызларын гаепләп янына килүне кирәксенмәделәр дә. Дус-ишләре килсә дә хәл белергә түгел, бала турында сорашырга гына киләләр, дип Гөлүсә бер кем белән дә сөйләшмәс, күрешмәс булды. Ашамады, эчмәде, көне буе баласын эзләде. Ә баланы күрше палатадагы Мисырдан кайтып, үле бала тудырган Гөлсылу сорап алды. Аның назлап-сөеп шул баланы имезгәнен күргән хатыннарның да күзенә яшь тулды. Гөлсылу баласын туган авылына кайтып табарга теләгән иде, ире риза булмады. Әмма хатын үзсүзләнеп кайтып китте. Ә ире, әгәр балага берәр зарар булса, миннән шәфкать көтмә, дип кисәтте. Алдан сизенгән икән ире, юлда авыр килеп, бала үле туды. Хәзер Гөлсылуның бар өмете шул балада, аңа исемне дә «Асылхан» дип кушып куйды. Гөлүсәне җайлап кына ризалыгын алса, ул малайлы булачак. Ә ризалык алу кыен булмады да, Гөлүсә, мин бу баладан баш тартам, дип язып бирде. Табиблар да каршы килмәделәр, чөнки бу баланы сабыйлар йортына җибәрсәләр дә, аңа бик авыр булачак, дип уйладылар. Гөлүсә әле һаман үз баласы табылуына ышана иде. Аның хәле көннән-көн начарлана барды. Тынычландыра торган уколлар да ярдәм итми башлагач, аны башка бүлеккә күчерделәр, чөнки хатыннар үз балалары өчен куркалар иде. Гөлсылу малайны алып авылына кайтып китте, тиздән ире кайтып алачак. Аның ире дә кара тәнле, институтта укыганда танышып, кияүгә чыгып куйган иде. Тик өч ел буе балалары булмады. Бу малай алар өчен бик кадерле иде шул.

Зәбирә Әхмәтовна берничә тапкыр Гөлүсә яшәгән авыл советына хәбәр итсә дә, хатынны килеп алучы булмады. Гөлүсәнең инде үз акылында булмавы авылга таралган иде. Әтисе каты торды.

– Миңа андый кыз кирәкми, ир өстеннән йөргәнне, кайткач та туктамас, – диде. Әнисе күпме генә ялынса да, ризалык бирмәде. “Кая йөргән шунда кайтсын”, - диде.

Гөлүсә һаман баласын эзләде, үзе яткан палатадагы хатыннарга, ул инде хирургия бүлмәсендә ята иде:

– Сау-сәламәт, ап-ак тәнле бала таптым, кемгәдер бирделәр баламны, саттылар, – дип өзгәләнеп елагач, аңа ышандылар. Негр баласын алып киткәннәрен белгәч, бу сүз дөрестер, диделәр. Табиблар аптырашта калды, бу зур гаепләү иде. Шуңа күрә тизрәк хатынны психик авырулар шифаханәсенә озаттылар. Чөнки, җүләр хатын ни сөйләмәс! Авырулар тарихына бала вакытта авырганы да өстәлде, бу хәбәрне табибларга күрше кызы җиткерде. Ул Гөлүсәне күралмый, Илгизәрне үзе яратып йөргән, тик егет Гөлүсәне сайлаган иде. Гөлүсәне психлар шифаханәсенә озатуларын белгәч, кайнанасы җиңел сулап куйды, чөнки серне бары ул гына белә иде: бу хәлләргә бары тик ул гына гаепле иде шул.

   Гадилә яхшы хәлле гаиләнең бердәнбер кызы иде. Үскәндә ул теләсә нәрсә киеп, теләсә ничек йөреп үсте. Аның өчен, «юк», «ярамый» дигән сүз юк иде. Ә Идият аның өчен җанын бирергә әзер булып йөрде. Үзен яраткан Кадриягә әйләнеп тә карамады. Идият тракторчы, ул әле дә шул эшендә. Туйдан соң яшь парларны Гадиләнең Сочида яшәүче абыйлары кунакка чакырды. Ирне колхоз җибәрмәде, урак өсте җитеп килә, ул елны Идият комбайнда эшләргә тиеш иде. Хатын тузынып, бүтән кайтмыйм да, дип үзе генә китеп барды. Вокзалда кассада кеше бик күп иде, танышлар булмасмы, дип, караса да очрамады. Шул чагында кассада алда ук торучы негр: “Сезгә кая?” - дип сорады. Сочига, дигән җавапны ишетү белән, негр елмаеп баш какты. Ул билетны икесенә бергә купега алган булып чыкты. Гадилә риза булды, аның Идияткә ачуы басылмаган иде. Миңа барыбер, дип уйлады.

Сәфәр бик күңелле булды, вагон-ресторанда күңел ачтылар. Негр ярыйсы гына русча белә иде. Хәер, бу чакта тел нәрсәгә кирәк соң инде!? Абыйларына кадәр ул озатып куйды. Абыйсы Гадиләнең ялгыз гына килүен хупламаса да, шат булды. Джон белән очрашырга сөйләшкәннәр иде дә, абыйсы ачуланып, аны кире борып җибәрде. Гадиләнең әле бераз кунак булырга исәбе булса да, сеңеленең акылын белгәнгә, билетны үзе алып, поездга утыртып җибәрде.

– Кайт, сеңлем, урак өсте, ирең кайткан төшкә ашың пешкән, өсте юган булсын, күңелеңне иләсләндереп йөрмә, син хәзер ир хатыны, – дип киңәш бирде абыйсы.

Берни булмагандай кайтып керде Гадилә ире йортына. Сүз әйтмәделәр. Тормыш дәвам итте. Үзенең балага узганын белгәч, Гадилә курка калды. Бала кемнән?! Әгәр негрдан булса, ояты ни тора. Идият аның белән яшәрме, баланы кабул итәрме? Әти-әнисе, туганнары ни диярләр? Әгәр, баланы төшерсә, бүтән баласы булмаса, дип баш вата торгач, баланың туар көннәре дә якынайды. Беркөнне Гадилә иренә баланы ерак райондагы әнисенең сеңеленә барып тудырырга теләвен әйтте. Ул апасы шифаханәдә санитарка булып эшли икән. Билгеле, Идият риза булмады: “Үзебезнең районда да бик әйбәт табып кайталар әле”, - диде. Тик инде Гадиләнең планы алдан әзерләнгән иде. Ул бернинди дә тудыру йортына бармаячак, баланы апасының өендә табачак, әгәр негр булса, шунда ук юк итәчәк, ак тәнле булса, тудыру йортына бала туганнан соң гына барачак. Аннары гына иренә хәбәр итәчәк. Гадиләнең куркуы юкка булды. Таң атканда ап-ак сау-сәламәт малай тугач кына тудыру йортына китте. Аннан Идият колхозның кара “Волга”сы белән алып кайтты. Бала туганнан соң Гадиләнең холкы әйбәтләнә төште.

Гаилә шатланып китте. Тик менә Илгизәре буйга җитеп өйләнгәннән соң, күңеленә тагын пошаман керде. Киләчәктә кирәк була калса, дип, Гөлүсәнең институтта бергә җыелып төшкән рәсемен яшереп куйды. Менә инде аның шикләнүләре чынга ашты. Бер күңеле белән көннән-көн күбрәк эчеп кайтучы улына дөресен дә сөйләп бирәсе килсә дә, үзенә начар буласын уйлап, дәшмәде. Илгизәр эшен ташлады, көне буе кайдадыр китеп югала торган булды, берәү белән дә сөйләшми, кичен кайтып ава да, иртән тагын чыгып китә. Инде Гөлүсәнең җүләрләр йортына китүен белгәч, улына акыл бирергә булды:

– Улым, зинһар, болай йөрмә, кешелектән чыгасың бит инде. Әле син яшь, барысы да Гөлүсә кебек булмас, ул бит инде бер җүләрләнеп алган иде. Гомер буе шулай булачак. Акылы булса... – дип тагын нәрсәдер әйтергә җыенган иде, улы чыгып китте. Бер сүз дә дәшмәде.

(Дәвамы киләсе саннарда).

Үпкә суда батмый…

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836