Иминлектә үтсен киләчәкләре

последние и лучшие новости искусства в мире

48-5Әтикәбез Гали Айзатулла улы Шәрәфетдинов Яркәү районы, Тархан авылында 1935 елның декабрь аенда дөньяга килә.

1944 елны 1нче класска укырга кереп, Тархан дүртьеллык мәктәбен тәмамлагач, Карбан җидееллык мәктәбендә, урта белемне башта Ивановка, аннары Аслана урта мәктәбендә укый. 1955-1958 елларда армия сафында хезмәт итеп кайткач, Тубыл зооветтехникумында белем ала. Кулына таныклык алгач, юллама белән Яркәү авыл хуҗалыгы идарәсе “Киров” колхозына баш зоотехник итеп җибәрелә. Әмма аның күңеле авылга тартыла, чөнки анда карт әти-әнисе яшиләр.

Шул вакыт әтикәбезне Тархан мәктәбенә эшкә чакыралар. Ул мәктәптә биология, хезмәт, физкультура дәресләрен укыта башлый. Читтән торып Тубыл пединститутын тәмамлап, алгебра, геометрия, физика фәннәреннән белем бирә. Күп еллар директор вазифасын үти. Ул һәрвакыт кешеләргә яхшылык эшләргә омтыла, үзе тырыш, кешелекле, ярдәмчел, йомшак күңелле кеше була.

Бүгенге көндә әтикәбез лаеклы ялда булса да, вакытын бушка уздырмый.

Без, яшь буын, белсен дип, токым шәҗәрә агачын төзеп, аны дәвам итә. Ул Бөек Ватан сугышы тәмамлануының 65 еллыгына “Хәтер китабы”н булдырды.

Быел 10 май көнне авылда хәтер һәйкәле ачылды. Сугыш һәм тыл ветераннары, Әфган, Чечня сугышларында катнашкан авылдашлары исемлеге әтикәбезнең әлеге китабыннан күчереп алынды.

Ул гаилә дәфтәрен һәм 2012 елдан башлап “Авылым урамнарыннан үткәндә...” дигән кулъязма алып бара. Эпиграф итеп ул: “Хәтеремдә калыр мәңге туган җирем, туган авылым – Тарханым”, - дип язган.

Инәкәбез – Нәзирә Хөдҗә кызы Шәрәфетдинова (Усманова) 1941 елның 28 июлендә Тархан авылында туа. Шунда балалык еллары, яшьлек вакыты үтә. Бәхетен читтә түгел, туып-үскән авылында таба.

Гаиләдә беренче бала буларак, әти-әнигә өй хезмәтендә беренче булышчы. Ашын да пешерә, юа, җыештыра, сыерын да сава, балыгын да тота, әтисенә кышын ау карарга булыша.

1949-1957 елларда Тархан сигезьеллык мәктәбендә укый. Мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли, аннары Тархан ашханәсендә мөдир вазифасын башкара, биредә эшләп лаеклы ялга чыга. Хезмәт ветераны исеме бирелә, II дәрәҗәдәге «Ана даны» медале белән бүләкләнә.

Инәкәбез кайда гына эшләмәсен, зур җаваплылык белән бар күңелен биреп эшен башкара. Хәзер дә кул эшләрен бик ярата. Хуҗалыгыбыз зур булды, олы яшькә җиткәч, хайваннарны инде бетерделәр. Гөрләп торган зур йорт тынып калды.

Әмма, без, кызлары, уллары, килен-кияүләре, оныклары, нәбәрәләре, балалары төп нигездә көтеп алынган кунаклар.

Язмыш әтикәбезне матур, акыллы, тырыш, эшчән инәкәбез белән кавыштыра. 5 ноябрьдә әтикәү белән инәкәүнең Зөбәрҗәт туйларын билгеләделәр. Бу безнең өчен зур шатлык булды.

- 1960 елның 5 ноябрендә Иске Александровка авыл советына ат белән язылышырга юл алдык. Ул көнне Тубыл елгасы утырган иде. 7 ноябрь көнне авылда туебыз булды. Нәзирәне  алырга күч белән чаңлы, дугалы атлар белән килдек. Нәзирә ак шәл бөркәнгән, безгә ак бәхетле тормыш теләп, ап-ак кар бөртекләре бөтерелә иде.

Безне капка алдында туган-кардәшләр каршы алдылар. Ишек алдына кергәч, өстебезгә акчалар сибеп калдылар. Шундый гомергә онытылмаслык вакыйга.

Киләчәгебез бәхетле, якты булсын, бәхетле балалар үстерербез. Балаларыбызның игелеген күрербез, дип, мәңгелеккә бергә булырга дигән антларыбызны никах белән ныгытып куйдык.

Ерак 1960 елда Зөбәрҗәт туй турында уйлап та карамаган идек. Шөкер Аллага! Зөбәрҗәт туебызны да үткәрдек.

Әле, бер-беребезгә терәк булып, бала-оныкларыбызның хөрмәтенә шатланып гомер итик! – дип искә алдылар шул көнне әтикәү белән инәкәү.

Бу күренеш безнең өчен зур бәхет, шатлык булды, моны без Ходайдан зур бүләк дип кабул иттек. Киләчәктә дә картларыбызны фәрештәләр үз канатлары астына алып, төрле чирләрдән, ямьсез күзләр, сүзләрдән саклап, тормышларына иминлек, сәламәтлек китерсеннәр.

Балалары, килен-кияүләре, оныклары исеменнән

Гөлнара ӘЙТБАЕВА. Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума