Материалы

Якташыбызның автобиографиясеннән өзек

последние и лучшие новости искусства в мире

24-8“Яңарыш” газетасының “Шигърият” битләрендә Тубылдан ветеран укытучы педагогия фәннәре кандидаты Клим Садыйков җибәргән Марат Хәбибулинның матур, эчтәлекле шигырьләрен бастырып килдек. Марат Гариф улы мәңгелеккә яныбыздан киткән. Милләттәшләребез соравы буенча, Клим Солтан улыннан шушы җирле шагыйрь турында мәгълүматлар җибәрүен үтендек. Клим абый Марат Хәбибулинның автобиографиясеннән өзек һәм фотосын җибәрде. Без Клим Солтан улына зур рәхмәтебезне белдерәбез.

«Мин - Марат Гариф улы Хәбибулин 1941 елның 6 июлендә Вагай районының Икенче Вагай авылында туганмын. Әтием чыгышы белән Тубыл районының Пушнаш авылыннан булган, ике дистәгә якын татар авылында мәктәпләр төзегән, мин туганда Икенче Вагай җидееллык мәктәбе директоры булган.

Әтием 1942 елда үз теләге белән фронтка киткәч, безнең гаилә Пушнаш авылына күчә.

Үземнең авылдагы яшьтәшләрем арасында әтисез, гаиләдә алтынчы бала булып, элек баш өстебездә түбәбез булмыйча, үпкәләтүләргә түзеп, салкын һәм ачлыклар кичереп яшәдек. Сугыш бара иде...

Мин Пушнаш башлангыч мәктәбендә укыдым (дүрт еллык мәктәп хуҗасыннан арендага алынган йортта иде). Аннан соң Саускан җидееллык мәктәбендә белем алдым. Анда әтием 1935-1936 елларда директор булган. Язмыш Тубылның 15 нче урта мәктәбен тәмамларга бирмәде. Язын 9 нчы классны тәмамламыйча, Ленин исемендәге колхозда эшли башладым. Степан Кондрахин абый шикелле (Сталин исемендәге колхозның атаклы механизаторы) тракторчы, шофер булырга хыяллана идем. 1961–1963 елларда Карелиядә, Казахстанда, Амур буенда чик сакчылары гаскәрләрендә хезмәт иттем”.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума