#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бар шундый шәхес

последние и лучшие новости искусства в мире

Тумышы белән Вагай районы, Башгүрдә авылы шәхесе Әлмөхәммәт Хәбибуллин хәзерге көндә Тубыл шәһәрендә иҗади эш белән шөгыльләнеп – шигырьләр язып яшәп ята. Телен, динен, җирен, туган ягының табигатен, кешеләрен, милләттәшләрен, дөньяны яраткан, аңа гашыйк булган бу һәрьяктан сәләтле тынгысыз җан бер көнен дә бушка уздырмый дип әйтер идем. Ул күптөрле һөнәр иясе: тимерче, урманчы, шофёр, укытучы, тренер, спорт мәктәбе директоры һәм тагы әллә кемнәр булып эшләп кенә калмый. Хәзерге көндә дә ике телдә шигырьләр, такмаклар, хикәяләр, эсселәр, үз сүзләренә көйләр язып, җырлар иҗат итеп, пенсия акчасына күп кенә китаплар чыгарды. Мин аның иҗаты белән таныш һәм яратам. Ул купшы, эре сүзләр белән язмый. Себер халкынча фикер йөртеп, халык телендә яза шигырьләрен. Себер кешесенең тормышын, яшәү рәвешен, хезмәтен, туганнар һәм ата-ана арасында булган мөнәсәбәтләрне төрле яктан күрсәтә белә.

Табигатьне, хайваннар һәм кошлар дөньясын, аучылыкмы, балыкчылыкмы, косык сугумы, утын-печән әзерләүме, халкының өметләрен, хыялларын чагылдырумы - шундый оста тасвирлый. Мин хәйран калам. Моның өчен күп белергә, күзәтергә, өйрәнергә, аңларга, барысына төшенергә кирәк, ләбаса! Ул табигать телен һәм серен, кошлар һәм хайваннар телен дә аңлый кебек. Күренә ки, аның эчке дөньясы киң һәм бик бай. Шигырьләренең тематикасы күпкырлы. Алар сокландырып кына калмый, уйландыра да...

Арабызда шундый искиткеч эчтәлекле әсәрләрне аңламаучылар һәм дә укымаучылар күп. Кызганыч та, аяныч та. Мәктәпләр, клублар, китапханәләр аның белән очрашулар, иҗади кичәләрне күбрәк оештырсыннар иде. Телне, динне, туган җирне, халкын яратырга өйрәнерләр иде. Ул тормышны ярата. Тормышның, адәмнәрнең тискәре якларын да күреп борчыла, уйлана һәм каракларны, ялкауларны, эчкечеләрне, туганнар, ата-ана кадерен белмәгәннәрне оста тәнкыйтьли һәм камчылый. Аның үз фәлсәфәсе, тоя-сизә белү сәләте көчле. Күңеле нечкә, хисләргә бай шәхес. Шигъриятне, аның кагыйдәләрен белүчеләр, бәлки, әйтерләр, ритм-рифмалар каралмаган, орфографик хаталар күп дип. Ул безнең себер шагыйрьләренең күбебездә бар һәм уртак хаталар. Тел белгечләре булмагач, махсус укымагач, шунысына да канәгать булабыз. Себер татарларына якын һәм аңлаешлы булса, шунысы отышлы. Аның тагын берничә шигырьләр китабы чыгарга чират көтә икән. Афәрин, Әлмөхәммәт! Сиңа яңа иҗади уңышлар, тирән сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, илһам һәм куәт теләп

Галия апаң АБАЙДУЛЛИНА.

* * *

Себер татарлары арасында
Бар шундый үтемле шагыйрьләр.
Алар арасында Әлмөхәммәт
Язып ята нинди шигырьләр!

Бик күп төрле һөнәр иясе ул,
Бар яктан да килгән татар ул;
Гомерлек дускае – гармунында
Нинди гүзәл моң тарата ул.

Спорт белән дә җитәкләшеп барды,
Нинди титуллары юк аның!
Йөрәктән язылган шигырьләрнең
Нинди темалары юк аның.

Кеше күрмәгәнне белә, сизә,
Димәк, чын табигать баласы;
Гүзәллек ярата һәм тарата,
Күңеле белән күрә барысын.

Шигырьләре гади, аңлаешлы,
Өйрәтә татарча яшәргә;
Динен белмәгәнгә Коръән кебек,
Үгет һәм нәсыйхәт - яшьләргә.

Аның фикерләре нигезендә
Чынбарлыклар, ята дөреслек;
Укыгыз шигырен, үкенмәссез,
Һәр әсәре аның – дәреслек.

ЗИЛӘ.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836