#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Безне куандырсыннар

последние и лучшие новости искусства в мире

“Шигърият” сәхифәсендә Омск өлкәсе Тевриз районының Байбы авылында туып-үскән Гөлфизәр Абдрахманованың, тубыллы ветеран укытучы Рәйханә Алимованың озак еллар шигырьләре бастырылды. Ифрат талантлы, үзенчәлекле җирле шагыйрәләребезне 2018 елда мәңгелеккә югалттык. Гөлфизәр апа мартта, Рәйханә апа ноябрьдә яныбыздан киттеләр. Яткан туфраклары җиңел, урыннары җәннәттә булсын.

2018 елда Гөлнур Хәйруллина, Галия Абайдуллина (Зилә), Клара Кучковская, Римма Арсухина, Фәхриҗамал Утяшева, Фәрзәнә Барсукова, Шәүкәт Гаделша, Сәгыйть Сагитов, Фәрит Ермышев, Әлмөхәммәт Хәбибуллин, Сөнгатулла Бекенин, Альберт Атульшин шигырьләре газетада еш дөнья күрде.

Шулай ук Тимер Галим ЭЧКЕНИ, Зөләйха Габидуллина, Булат Ташбулатов, Мәүлидә Хәйруллина, Фәйрүзә Хазбулатова, Зөләйха Габидуллинаның һәм башкаларның берничә шигыре бастырылды. Фәйрүзә апа озак еллар югалып торды, ул Башкортостанда яшәде. Якташларыбыз - Алимә Уразмәтова, Рәшидә Нуруллинаның берешәр шигыре тәкъдим ителде. Яңа авторлар барлыкка килүе шатлыклы вакыйга. Фәрит Ермышевның иҗаты җәлеп итте. Аның шигырьләре нигездә туган җирен яратуга, авылдашларына багышланган. Безнең Себер җиребез сәләтле кешеләргә бигрәк бай. Мәсәлән, Түбән Тәүде районы, Киндерледә туып-үскән, бүгенге көндә Казанда яшәүче шагыйрь Шәүкәт Гаделшаның иҗатын һәр санда бастырабыз. Аның талантының иге-чиге юк, шигырьләрен укыган саен укыйсы гына килеп тора. Шушындый якташыбыз барлыгына ихлас күңелдән горурланабыз, Шәүкәт Гаделша улына һәм сәхифәбезнең башка авторларына исәнлек-саулык телибез, иҗатлары өчен рәхмәтебезне белдерәбез. 2019 елда да исән-сау булып яшик, шагыйрьләребезгә Аллаһы Тәгалә яңа иҗади уңышлар насыйп итсен. Шушы сафка яшьләр дә бассыннар, безне яңа матур шигырьләр белән куандырсыннар.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836