Материалы

Булат Cөләймановка

последние и лучшие новости искусства в мире

Син дөньяга килдең яшәргә,
Ана телен, татарлыкны сакларга.
Туган җирне матурларга,
Табигатьне аңлап җанландырырга.

Күп җирләрдә булдың, дөнья күрдең,
Туган җирнең тарту көчен җиңәлмәдең.
Себереңне чынлап чиксез сөйдең,
Тамырларны ташлап киталмадың.

Бормалы да, сикәлтәле юлларың,
Катлауланган авыр язмышың.
Үзеңне дә халкың өчен аямадың,
Сүнмәс учак булып син калдың.

“Дусларга сукмак”ны эзләп таптың,
Радио, телевизорны татарча сөйләттең.
Университетта белем алдың,
Татар оешмаларын да булдырдың.

“Яңарыш”лар яңарып тора,
Язучылар телне саклап бара.
Татарларың аңлаучыларың синең,
Алар саны көннән-көн артып тора.

“Уян!”- дидең “Таңнар фонтаны”нда,
“Ак метеоры” булдың Себердә.
Кошларны да сайраттың үз телеңдә,
Татар орлыкларын чәчтең юлыңда.

“Зинһар өчен уян, татар”, - дидең,
Дәртле моңнар сүнмәсен, дидең.
Татар телдә сандугачлар сайрап,
Искер җирләренә кайтсыннар, дидең.

Чәйләр эчтең, мәйләр эчтең,
Читлекләрне үттең “Язмышым”, - дип.
Себер татарына яңа сулыш бирдең,
Сине кимсеткәннәрдән бөек булдың.

Шигырьләрең җырга әйләнде,
Азан тавышы кебек уята.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума