#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Чәчәкләр ясалган дәфтәр

последние и лучшие новости искусства в мире

Кулымда иске, төсле карандашлар белән матур чәчәкләр ясалган уникаль дәфтәр. Зур саклык белән битләрен ачып карадым. Тышына “Рәбига Кәлимуллина шигырьләре” дип язылган. Берничә битендә “Клара бәете”, аннан соң шигырьләре урын алган. Аларның астына 1943-1944 еллар дип язылган. Димәк, бу шигырьләр Бөек Ватан сугышының иң кайнар, дәһшәтле вакытларында иҗат ителгән. Шигырьләрнең берничәсен “Яңарыш”ның алдагы саннарында «Шигърият» сәхифәсендә бастырдык. Алар мәхәббәткә, сөюгә, тугрылыкка багышланган.

Дәфтәрне редакциягә Рәбига апаның кызы Нурия ханым китерде. Без кызыксынып аның авторы турында сорадык.

- Рәбига Кәлимуллина - минем әнием. Ул Яркәү районы, Карбан авылы кызы. 1946 елны сугыш ветераны Әнвәр Вәлиулла улы Сагидуллин белән яңа гаилә коралар. 4 кыз тәрбияләп үстерәләр. Әнием Карбан мәктәбендә башлангыч сыйныф балаларын укыта, директор вазифасын да үти. Алар Кортъегән авылында яшиләр, әти “Кызыл байрак” колхозында рәис була, - дип сөйләде ул.

Карбан (Кысылгаш) авылы талантлы якташларыбызга бай. Рәбига апа ифрат матур, эчтәлекле шигырьләр язганда нинди уйлар кичерде икән? Шәмме, чыра яктысындамы алар иҗат ителгән? Сугыш елларында тамагы да ач, өс-башы да юка булгандыр... Боларны без һичкайчан белә алмаячакбыз.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836