Материалы

Чын табигать баласы

последние и лучшие новости искусства в мире

Хөрмәтле якташыбыз, себер татары, талантлы Казан шагыйре Шәүкәт Гаделшаны күпләр беләләр һәм яратып укыйлар. Аның шигырьләре һәрдаим “Яңарыш” битләрендә бастырылып киләләр. Ул газета белән нык элемтәдә. Мин аның “Табигать баласы” дигән саллы гына шигырьләр җыентыгын кат-кат укып чыктым. Аның шигырьләрен яратып укыйм гына түгел, шундый да нечкә тойгыларына, ихлас хисләренә, кешене, табигатьне һәм хайваннар дөньясын шулкадәр тирән аңлавына, искитмәле итеп чагыштыра-тасвирлый белүенә хәйран калырлык. Ул сугыштан соңгы авыр елларда үскән авыл егете.

Авыл кешеләренең холкы, яшәеше, хезмәте, авыр тормышы, кәсебе аңа якын һәм таныш. Ул төрле кешеләр белән генә түгел, табигать-ананың үзе белән, аның сулары-күлләре, сазлыклары, урманнары-кырлары, чәчәкле болыннары, тургайлы тугайлары, күпсанлы бөҗәкләре, кошлары, балыклары, хайваннары белән дә таныш шикелле, алар белән сөйләшә дә, киңәшләшә дә, ярата да, мактый да, сүгә дә, җәлли дә белә һәм җаны булмаган әйберләргә дә җан кертә. Шулай булгач, аны табигать баласы дип ничек әйтмисең?! Туган ягының кырыс, шул ук вакытта гүзәл табигатен дә шундый итеп тасвирлый белә, кирәкми ял йортларың һәм шәп курортларың.

Шагыйрьнең үз стиле, үз күзаллавы, үз тойгылары, үзенә генә хас фәлсәфәсе. Себер татарларының үзенчәлекле хезмәте, кешеләр, дуслар һәм туганнар арасындагы мөнәсәбәт-тойгылары, чынбарлык шундый оста итеп тасвирлана ки, исләр китәрлек, гаҗәпләнерлек. Аны укып кына калмыйча, үзеңә тоярга-кичерергә кирәк. Ул бигрәк тә себер табигате белән тоташ, аны тоя, аның белән әңгәмә кора, шаяра-көлә, горурлана, аңа мәдхия көйли. Үзенең себер татары икәненә дә куана:

Черкиләр тәнемә, йөземә
Яратып кадала.
Куанам, димәк ки, тамырдан
Сәламәт кан ага,
- дип яза “Черкине сагынам” шигырендә.

“Чалдун тел” шигырендә болай ди:

...Ничек мескен булсын
Теле чалдун анамның.
Күл корыса себеремдә,
Сүнәр теле татарның.

Җәнлекләрне, балыкларны кыргыйларча юк итүгә, туган җирнең талануына борчыла.

Язга чыккач, бакча саен
Поши сөякләрен җыям.
Җилдән ясин укыттырып,
Бер чокырга күмеп куям,
- дип яза “Поши ите” шигырендә. Икенче бер шигырендә:

Туган як – изге җир
Күзалда талана.
Безләр дә хуҗа бит
Бу ямьле талларга.
Нинди мәгънәле сүзләр!

“Аңлый төшәрсең” дигән шигырендә нинди гади, шул ук вакытта нинди дөрес сүзләр белән себер татарының язмышы, көнкүреше ярылып ята:

... Актарылган бураннарда
Юлга чыгып кара.
Шаулап яуган яңгырларда
Шырпы сызып кара.

Ай астында кыр-урманда
Кышын йоклап кара.
Шунда себер татарыдай
Сузып җырлап кара.

“Табигать баласы” китабының авторы татарның мәркәзе Казанда яшәсә дә, туган җиренә сагына, моңсулана...Туган ягының авыл юлларын, Тубыл-Төмән, Төмән-Казан арасы юлларын кат-кат урый...

Хөрмәтле себер татары, сәләтле Казан шагыйре Шәүкәт Гаделшага тирән сәламәтлек, иҗади уңышлар – яңа шигырьләр, гаилә иминлеге теләп калам.

Галия АБАЙДУЛЛИНА, Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума