Материалы

Эзләдем

последние и лучшие новости искусства в мире

Сукмаклардан синең эзләреңне
Язын, җәен, көзен эзләдем.
Гомер үтә синсез генә, иркәм,
Тик шулай да синнән бизмәдем.

Икәү йөргән сукмаклардан йөрим,
Бер ялгызым, япа ялгызым.
Кай җирләргә китеп югалды соң
Назлап сөйгән яшьлек йолдызым?

Нур коела иде кебек бездән,
Уйнап-көлеп йөргән чакларда.
Җилдән җитез оча идек, иркәм,
Чапкан чакта чаптар атларда.

Югалдың син тормыш юлларымнан,
Юк шул инде минем бергенәм.

Гомер юлларыңда гел шатлыкта
Син бәхетле булып йөр генә.

                                           Гөлфизәр АБДРАХМАНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума