#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Галия апа белән очраштык

последние и лучшие новости искусства в мире

2-7Узган елның декабрь аенда Тубыл шәһәрендә яшәп иҗат итүче Галия Абайдуллина белән очрашу үтте. Галия апа безне үз өендә бик җылы каршы алды. Аның чәйләрен эчеп, тәмле ризыкларын ашап, аны бик сокланып тыңладык. Кунаклар күп килгәннәр иде. Шәһәрнең Киров урамында эшләп торучы китапханә хезмәткәрләре дә безнең белән бергә булдылар. Очрашу бик кызыклы һәм күңелле үтте!

Без җирле язучыларыбыз һәм шагыйрь-шагыйрәләребезне барлап, арабыздан киткәннәрен җылы искә алдык. Галия апа үзенең шигырьләрен укып, киләчәктә бастырыла торган китаплары турында сөйләде. Январь аенда аның чираттагы – «Хезмәт итәм телемә» дип аталган китабы дөнья күрәчәк. Шулай ук авторның «Тормыш безне «Кеше» кылды», «Үстерәм үз телемне», «Мин сугыш яшьтәше», «Мин сугыш баласы» дип аталган китаплары үзләренең чиратларын көтәләр икән. Чын күңелдән шатланып безне хөрмәтләп каршы алганына һәм бүләк итеп китапларын биргән өчен Галия апага рәхмәт. «Кулы бушның - юлы буш» дигән мәкаль бар бит, безгә бүләк иткән китаплары мең мәртәбә артып барсын! Шулай ук рәхмәтебезне әлеге очрашуны оештырган «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айсылу апа Юнысовага юллыйбыз. Киләчәктә дә шундый очрашулар булып торсын иде.

«Ак калфак» оешмасы әгъзалары,
Тубыл шәһәре

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836