Материалы

Иҗат сулышы өрде

последние и лучшие новости искусства в мире

18 февральдә Сара апа Ермышеваның туган көне. Сара апа Күкрәнде сигезьеллык мәктәбенең 1967 ел чыгарылышының сыйныф җитәкчесе иде. Менә алар: Әмир Алеев, Күчүм Гайсин, Фәрит Ермышев, Әүхәт Ибраһимов, Раил Ибраһимов, Зәйнулла Мавлютов, Галия Мөхәммәтшина, Мансур Ниязов, Исхак Ниязов, Сания Рәхимбакиева, Әдип, Әхтәм Ташбулатовлар. Күбесе өлкә күләмендә зур казанышлары белән танылган шәхесләр. Сара апа безгә татар әдәби теленә мәхәббәт сеңдерде, иҗат сулышы өрде. Шулай ук класстан тыш эшләрне дә бик кызыклы, мавыктыргыч итеп оештыра иде. Без төрле концертларда, иҗат кичәләрендә бик актив катнаша идек. Халык безнең чыгышларны аеруча яратып каршы ала иде.

Без, Сара апаның шәкертләре, фидакарь хезмәте өчен аңа үзебезнең рәхмәтебезне белдерәбез, нык сәламәтлек, тагын күп еллар игелекле, рәхәт тормыш телибез.

Сара апага

Зур булмады безнең сыйныф:
Ун малай һәм ике кыз.
Ә Сез сыйныф җитәкчебез,
Остазыбыз булдыгыз.

Укыттыгыз кызыктырып,
Без укыдык тырышып.
Чыга идек сәхнәләргә

Концертларда катнашып.

Татар теле гүзәллеген
Күрсәттегез дәлилләп:

Нинди мәшһүр шагыйрьләр бар –

Тукай, Такташ, Җәлилләр...

Җәлилнең үлмәс “Вәхшәт”ен,
Һәм Тукайның “Пар ат”ын,

Фатих Кәримнең “Ант”ын

Без ятладык яратып.

Илһамланып, ләззәтләнеп
Ятладык без Тукайны.

Үз иттек без Такташны да,

Кызгандык Мокамайны...

Еракта мәктәп еллары...
Күптән үткән балачак.
Ләкин изге хатирәләр
Мәңгелеккә калачак.

Асылташлар бизәгәннәр
Юлыгыз муенсасын.
Нәтиҗәле эшләрегез –
Эзләре җуелмаслык!

Изге булды хезмәтегез.
Апа! Бездән мең рәхмәт!
Ходай бирсен озын гомер,
Сәламәтлек дә өстәп!

Фәрит ЕРМЫШЕВ, Төмән шәһәре. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума