Материалы

Иҗаты үлемсез!

последние и лучшие новости искусства в мире

16-1927 март көнне халык шагыйре Роберт Миңнуллинның йөрәге тибүдән туктады. Аңа 71 яшь иде.

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районында туган. Озак еллар «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасын җитәкли. 1988-1994 елларда — Татарстан Балалар фонды рәисе. 1995-2014 елларда — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты булды. Аның шигырьләрен өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да ярата иде һәм яраталар да. Интернет челтәрләрендәге исәпсез күп комментарийларда Роберт Мөгаллим улының чын-чынлап халык шагыйре булуы күренде. Шагыйрь күңеле һәрвакыт укучылары янында иде.

Мин яратам сезне, чордашларым!
Сез кадерле миңа барыгыз да!
Шуңа күрә дә мин сезнең белән,
Шуңа да мин сезнең яныгызда!

– дип язды ул бер шигырендә. Чынлап та Роберт Миңнуллин һәрвакыт халык күңелендә сакланачак. Аның иҗаты үлемсез!

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума