Материалы

Көзге моң

последние и лучшие новости искусства в мире

(Дәвамы. Башы 24нче, 27нче, 28нче, 29нчы саннарда).

Таныш табиб белән сөйләшеп, аерым палатага урнаштырып кайткач кына тынычланды. ”Әтидә “белая горячка” башланган бугай, эчү хәерлегә илтми шул!” - диде аптыраулы караш ташлаган Нинага. Әмма төнлә хастаханәдән шалтыраттылар. Харис кич җиткәнне генә көткәнме, әллә хәле яхшыра төшкәнме - палатадан качкан иде. Данис апасына шалтыратып карады. Бәлки андадыр? Апасы  әтиләренең килмәвен әйтте. Данис тиз-тиз генә киенеп, авылга кайтырга чыкты. Төн караңгы. Ирнең уйлары төннән дә караңгырак - әтиләре ул–бу эшләп куймасын тагын. “Нинди генә каргышлар керде икән безнең йортка, тормышның кызыгы бетеп китте бит әле”, - дип, үз–үзенә күңел тынычлыгы таба алмады.

Кайтып җитте. Йортта ут күренми. Әллә Харис кайтмаган микән? Капка келәсенә үрелде - капка бикле түгел иде. Ишек алдына узды, өй ишеген тартып карады - бикле. Димәк, өйгә кермәгән! Кая булырга мөмкин? Данисның аяклары үзеннән-үзе хатыны үлеменә сәбәпче булган мунчага алып китте. Сания үлгәннән бирле мунчаны якканнары да юк. Әллә ничек, мәет чыккан мунчада юынуы күңелгә авыр идеме, күз алдында хатынының асылынган гәүдәсе тордымы - шул көннән соң мунчага узучы, керүче булмады. Мунча ишеген тартып карады. Караңгы. Ут кабызды. Сания асылынган аратада әтисен күреп Данис әллә нишләп китте.

- Әй, юләр, юләр, үлемең эзләп кайткансың икән!

Урындык читендә яртылаш эчелгән аракы шешәсе. Харисның мәете өстендә кеше күп түгел иде. Бу хәлгә ирнең гайрәтле чакта авылдагы кешеләрне бик мыскыллавы сәбәпче идеме, әллә башка берәр сәбәп булдымы, тирә-күрше, туган тумачадан гайре кеше озатырга килмәде.

- Бу йортны сатсалар да, алучы булмас инде, шулкадәр мәет чыккан йортта кем торсын?!

Әтисенең кабере иңгән икән, яңадан күтәреп өяргә кирәк булыр. Бүген түгел. Данисның бүген бер эшкә дә кулы бармый, күңеле тулы моң гына…

Әти-әнисенә сәламнәрен биргәч тә, Данис кайтырга чыкты. Аяклары гына туган нигезгә түгел, нишләптер, күл буена тарттылар. Данис  кебек  үк, күл буен сагынучы тагын берәү бар бугай - имән янында ак машина туктаган. Данис имән буена килеп туктауга, ак машинаның ишеге ачылып китте. Машинадан кара чалбар белән ак куртка кигән Фаягөл чыкты.

- Исәнме, Данис!

- Ә, син икәнсең, исәнме, Фаягөл!

- Зираттанмы?

- Шуннан. Менә авыр уйларымны күлгә салырга туктадым әле, авылдаш! Саниянең туган көне бит бүген!

- Хәзер туган көнне зиратта уздыралармы әллә?

- Чәнчемә әле, болай да җанымны кая куярга белмим. Әни каберенә кемдер ал розалар салып киткән. Гаҗәп. Минем баш эшләмәс иде бу гамәлгә… Кем булыр?

- Мин булдым анда. Саҗидә апаны үз әнием күк ярата идем мин. Мин аны үз әниемә санап йөри башлаган идем бит инде! Синең аркада менә ничә кеше бәхетсез хәзер, ничә кеше “тегендә” китеп барды. Их сине, Данис! Син бит Санияне генә түгел, мине дә гомергә бәхетсез иттең! Исеңдәме, шушы имән төбендә  төн кунганыбыз, исеңдәме? Йолдызлар санадык, кошлар тавышы тыңлап, бере-беребезгә бер тән булып сыенып төн чыктык. Исеңдәдер, андый кич онытылмый ул! Синең әйткән мактау сүзләреннән, синең кайнар сулышыңнан башым әйләнде минем дә… Мин хәтта синең теләгеңә каршы килерлек көч тә таба алмадым… Шушы имән безнең кайнар мәхәббәт төнебезнең шаһиты булды - мин синеке булдым.

- И, Фаягөл, әллә ниләр искә төшереп, күңелне өзгәләмә әле! Болай да авыр миңа!

- Ә миңа җиңелме? Синнән йөккә узганымны белгәч тә, әнигә түгел, Саҗидә апага барып еладым бит мин. Ә син бер үк вакытта ике ут белән уйнагансың - мине дә алдап йөргәнсең, Сания белән дә очрашкансың! Авылда “Данис өйләнә икән” дигән хәбәр таралгач, шушы күлгә ташланырга уйлаган идем мин дә… Өч айлык булып килә иде бит корсагым… Начар уйларымнан Саҗидә апа аралап калды. Аңа барып елагач та, тынычландырды ул мине, җир йөзеннән гөнаһлы булып китәргә ярамаганын аңлатты.

- Үз тиңең табылыр, балам, үз-үзеңә кул салып Ходай каршында зур гөнаһ алма, Даниска гына терәлмәгән дөнья! Атасы каны бугай малайда да. Берни эшли алмыйм. Бик ярата идем сине. Киленемә чутлап йөри идем инде дә бит! Онытып бетермә, килгәлә син минем яныма! Авыр булган чакларда сереңне саклармын, кызым! - диде миңа Саҗидә апа. Синең туең көнне мин аборт ясаттым. Синең белән тормыш кору турында хыялланган Фаягөлең инде бер тапкыр да әни булалмады.

- Фаягөл, кичерә алсаң кичер син мине, ачу саклама! Юләр мин, чын юләр беләсең килсә!

- Мин бит башка кешене ярата да алмадым, Данис! Кияүгә чыгып карадым. Онытырмын дип уйладым. Ике ел торгач та, аерылып кайттым. Балага башка уза алмадым мин. Синең белән уртак мәхәббәт җимешебез туарга насыйп булмаган - бала күз яше тотты мине, беләсең килсә! Сине дә шул бала яше тоткандыр дип уйлыйм!

- Монда еш киләсеңме, Фаягөл? Күл буена дим?

- Сине сагынган саен киләм. Мине үз кызыдай күргән Саҗидә апа каберенә дә еш менәм мин. Нина ничек соң, балаларны рәнҗетмиме?

- Сиздерми. Үз балалары кебек караган була. Аңа улым да, кызым да “әни” дип әйтә. Тик безнең арада мәхәббәт юк бугай. Суындым мин аңа, балалар хакына яшим инде. Соңгы араларда Санияне бик еш төшемдә күрәм, бик сагынам. Үзем гаепле, үзем! Шундый хатынның кадерен белмәгәнмен. Сания үзе белән әнине дә, әтине дә алып китте бит менә. Өчәү яталар бер рәттә хәзер!

- Беләм. Мин бит авылга Казаннан еш кайтам. Кайткан саен синең белән йөргән урыннардан узам, яшьлегемә сәлам бирәм.

- Фаягөл, оныт син мине! Мин инде Сания ядкаре хакына булса да, гаиләмә башка хыянәт итмәмдер. Зинһар, кичер, синең күз яшьләрең артымнан ияреп йөрмәсен, Фаягөл!

 Данис Фаягөлнең кулын кысты да машинасына утырып китеп барды. Ир киткәч тә Фаягөл күл буенда шактый басып торды әле. Күл өстендәге көзге моң агачларны үз көендә тирбәтә иде.

Соңгы сүз.

 Көтмәгәндә-уйламаганда, минем тормышыма килеп кергән бу геройлар хакында язмыйча булдыра алмадым. Берничә генә юл шигыремә, җырыма кертермен дип уйлап йөрсәм дә, охшаш язмышлы кешеләрнең күп булуы, хисләре уйландырды, борчыды мине. Әллә ничә тапкыр язганнарымны барлап чыктым, үзгәрттем. Ходаем, мондый фаҗигале үлемнәрдән  якыннарыбызны сакла! Сезне Данис язмышы кызыксындырадыр?! Мин әлегә аның киләчәген әйтә алмыйм. Нина белән аерылышканнарын, балаларны Саниянең әнисе алып киткәнен, Данисның Казанга күченгәнен генә җиткерә алам. Йорт ничек соң диярсез? Йорт тәрәз каршындагы миләшләр җырына күмелеп, акрын гына басыла бара. Мин инде бу хәлләргә тукталмаган да булыр идем, әмма Данисның телевизордан тук чырае еш күренә башлагач та, тагын кемнәрнең күз яше озата икән бу кешене дип уйланып куйдым.

Гөлнур АЙЗАТ. Татарстан.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума